Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Татарстан Диния Нәзарәте Пленумы узды

Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә (8нче октябрьдә), Татарстан мөфтияте бинасында Диния нәзарәте Пленумы утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр һәм мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.


DSC_8751_2_0.jpg


Көн тәртибенә өлешчә мобилизация шартларында туган сораулар, шулай ук бүгенге вәзгыятьтә мөхтәсибәтләрнең эшен алып бару үзенчәлекләрен, мобилизацияләнгән мөселман солдатларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре чыгарылды.


545e1586-18b2-472d-96eb-020e235ee804.jpg


Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән мөселманнарга нәзарәт тарафыннан ярдәм итү юллары хакында сөйләде һәм мөхтәсибәтләрне әлеге эшчәнлеккә кушылырга чакырды. Ул Татарстан солдатлары өчен махсус хәрби операция зоналарына хәләл азык-төлек сатып алып җибәрү өчен игълан ителгән акча җыю буенча беренчел нәтиҗәләр белән таныштырды. Шулай ук солдатларның һәм аларның якыннарының хәрби-кыр шартларында мобилизация һәм гыйбадәт кылу мәсьәләләре буенча дини консультацияләр алып барылуын, мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларында гыйбадәт кылу бүлмәләре эшләвен һәм ашау өчен хәләл ризык китерелүен, мөселманнар кесәгә сыешлы дога җыентыклары белән тәэмин ителүен билгеләп үтте.


DSC_8766_0.jpg


Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров яңа вәзгыятьтә мөхтәсибәтләрнең эшчәнлегендә игътибар бирелергә тиешле өлкәләрне атады, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин РФ Президенты указы нигезендә дини белем бирү оешмаларында белем алучы шәкертләргә өлешчә мобилизацияләүдән кичектереп тору бирелүе турында аңлатмалар бирде, ә Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю урыннарында мөселманнар өчен хәләл туклануны оештыру эше турында сөйләп узды.


Мөхтәсибләр, казыйлар, голамәләр, җитәкчеләр шулай ук бу һәм башка юнәлешләрне тормышка ашыру буенча үз тәҗрибәләре һәм фикерләре белән уртаклаштылар.


Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы нәтиҗәләре буенча, өлешчә мобилизация шартларында дини эшчәнлекне гамәлгә ашыруның төп юнәлешләре һәм мобилизацияләнгән мөселманнарга ярдәм итү чаралары билгеләнде.


Моннан тыш, пленум барышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмәгә аерым мәсьәләләр буенча өстәмәләр кертү, шулай ук Татарстанда Түбән Камада тагын бер казыят төбәген булдыру турында да карарлар чыгарылды. Бертавыштан Түбән Кама төбәге казые итеп Салих хәзрәт Ибраһимов сайланды. Шул рәвешле, Нәзарәтнең Казыйлар шурасы составында хәзер 10 төбәк казыяте эшлиячәк.


Өйләдән соң Пленумда катнашучылар Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсендә катнашты.