Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Буада ишан Нургали Хәсәновның 170 еллыгына багышланган халыкара конференция узды

Сафәр аеның 14 нче көнендә (10 сентябрьдә), Буа шәһәрендә дин галиме, ишан, мәгърифәтче Нургали Хәсәновның (1852-1919) тууына 170 ел тулу уңаеннан «Татар халкының ислам тарихында рухи остазларның роле» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, галимнәр, имамнар, шәкертләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.


3b1461bb-52cd-49b7-86dd-115e58e4f88f.jpg


Нургали Хәсәнов, чыгышы белән Апас районы морзалар авылыннан, утыз елдан артык Буа шәһәрендә мәдрәсә җитәкли, күп кенә күренекле шәхесләрнең остазы була. Үзенең күпкырлы дини-агарту эшчәнлеге белән татар халкы тарихында күренекле эз калдыра. Аның казанышлары Россия һәм Госманлы империяләре хакимияте тарафыннан таныла, югары хөкүмәт бүләкләренә лаек була.


ec899bad-98ba-430b-abbd-5fd63ad4f105.jpg



Әлеге чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы, Буа дәүләт драма театры тарафыннан, Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү һәм Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды.


ecceb4a2_7609_46ae_9067_6cbbe2fc0fa3_0.jpg


Конференциянең максаты – Буа төбәге һәм татар халкы тарихында рухи остазларның роле турында фикер алышуда Россиянең һәм чит илләрнең фәнни, эксперт һәм дини берләшмәләрнең интеллектуаль көчен берләштерү, үз илебез дин галимнәренең һәм дин әһелләренең дөньякүләм ислам мирасына керткән өлешен популярлаштыру. 


e6253fdd-d84b-4b1e-99f6-9690d8f35ea7.jpg



Конференция башланганчы форум кунаклары Буа мәдрәсәсендә булды; Адав–Толымбай авылының «Борынгы зирәят» этник комплексын, шул исәптән Әхмәт хәзрәт Юнысовның каберен, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган мемориаль истәлек билгесен карады. Буа шәһәренең борынгы татар зиратында Нургали хәзрәт Хәсәновның һәм татар дин әһелләренең каберләрен зиярәт кылды. Каберләр янында доганы Ильяс хәзрәт кылды.



48803da1_1f04_4450_8fcc_01f143dd7765_0.jpg



Төшке аштан соң Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә «Татар халкының ислам тарихында рухи остазларның роле» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы ачылды. Чара башланганчы, режиссерлары Рәшит Әмишов һәм Әмир Гатауллин булган «Татар дин галиме Нургали Хәсәнов» яңа документаль фильмы күрсәтелде.



gl_22_0.jpg



Конференция кысаларында шулай ук Нургали Хәсәновка багышланган фәнни хезмәтләр тәкъдим ителде: Төркия тарихчысы Омер Хакан Озалп «Солтан Сараенда: бер татар мөдәррисенең Истанбул, Бурса, сюррей полкы һәм хаҗ турында истәлекләре (1906-1907)» басмасын тәкъдим итте, ә тарих фәннәре кандидаты, туган якны өйрәнүче галим, Казан кооператив институты – Россия кооперация университеты филиалының гуманитар дисциплиналар һәм чит телләр кафедрасы доценты Рәшит Амишев – «Татар дин белгече Нургали Хәсәнов» китабы турында сөйләде.



6606c778_1c1c_49bb_b2ff_47c96987e304_0.jpg



Пленар утырышта тарихчылар Искәндәр Гыйләҗев, Флера Сәйфулина, Ленар Абзалов, Гамирҗан Дәүләтшин, Рамил Исламов, дин әһелләре Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Харис хаҗи Камалиев, Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов һәм башкалар чыгыш ясады. 



Ильяс хәзрәт "Якубия" һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә тарихы белән бәйле Тау ягы дин әһелләре турында чыгыш ясады. Мәдрәсә химаячеләренең һәм имамнарның Нургали хәзрәт белән бәйләнешен бәян итте. Ул Тау ягында, безнең мәдрәсәне бетергән йөздән артык имамның хезмәт итүен бәян итте. Тау ягыбызда дини гыйлем чишмәләребез саекмасын, иман нуры сүнмәсен, Нургали хәзрәт кебек асыл дин әһелләре чыксын иде дип ассызыклады.



Буадагы чаралар Буа дәүләт театрының Нургали хәзрәт Хәсәнов тормышына багышланган «Дәрвиш» спектакле белән тәмамланды.