Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсәдә бал аерту бәйрәме узды
Иң олы кунаклар арасында Татарстаннның Баш казые Җәлил хәзрәт, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Камил ага Нугаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис әфәнде Шакиров, мәдрәсә иганәчеләре Вәдүт хаҗи, Харис хаҗи, Әнәс хаҗи һәм башка күренекле затлар бар иде.
Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт кунакларны мәдрәсә умартачылыгындагы һәм бакчасындагы эшләр белән таныштырды. Быел яз соңарып килү сәбәпле, бал сезоны да бераз кичекте диеп ассызыклады. Чарада катнашучылар үзләрен чын умарталыкта кебек хис итте, алар махсус киемнәрне киделәр. Кортларны карау, бал аерту тәртибе белән дә таныштылар.
Хәлил һәм Тимур остаз, шәкертләр тарафыннан бал аерткыч алдан ук корылган, өтергеләр, башка төрле эш кораллары адлан ук әзерләнгән иде. Эш өстәлләре җыештырылып, урнаштырылган.
Бал аерту процессы кортлар бал белән тутырып куйган кәрәзле рамнарны умарта савытларыннан алудан башланды. Аннары әлеге кәрәзле рамнар балкугычка (медогонка) урнаштыру өчен чистартылды. Ә инде балкугычта әзер бал барлыкка килде һәм ул аннан савытларга агызылды һәм турыдан-туры чәй табынына куелды. Табындагылар: “Бал тамакны әчеттерә – сыйфаты яхшы”, - диеп нәтиҗә чыгарды.
Шулай итеп, мәдрәсәнең тырыш умартачылары яхшы бал алганнар, аңардан бәйрәм кунаклары да авыз иттерделәр. Шунда ук аларга бал эшләреннән күргәзмә дә тәкъдим ителде. Билгеле, бәйрәм чәй табыныннан дп башка узмады, анысы да булды. Бәйрәм табыны артында Данис әфәнде Татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” билгесен Мәчкәрә авылы имамы Мөнир хәзрәткә һәм мәдрәсә иганәчесе Җәмил хаҗига тапшырды.
Чарадан соң бергәләп өйлә намазы укылды һәм ил-көннәребезгә тынычлык сорап, табыннарыбызга хәләл ризык сорап, биргән нигмәтләргә шөкеранә итеп дога кылынды.