Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә уку елына әзерләнә һәм кунаклар кабул итә

Хәзерге вакытта мәдрәсә шәкертләре, Татарстан һәм илебезнең төрле җирлекләрдә булган мәхәлләләрдә, тәтбикъ үтәләр. Алар мөселман балалар өчен җәйге җәйраннарны үткәрергә булышалар, намаз укыталар, мәчетләрдә сабак бирәләр.


Мәдрәсә яңа уку елына әзерләнә. Кабул итү комиссиясе эшли. Мәдрәсә умартасында һәм бакчасында эш кайный. Менә шимбә көнне дә остазыбыз Тимур хәзрәт анда агымдагы кирәк эшләрне башкарды. Рафаэль хәзрәт мәдрәсә спорт мәйданчыгында сеткаларны алмаштырды. Зөлфәт хәзрәт мәдрәсә музеена яңа экспонатлар урнаштырды. Алар арасында: Үзәк Диния Нәзарәте тарафыннан, 1926 елны бирелгән сөннәткә утырту хокукы турында белешмә-справка, 1953 елгы колхоз бригадиры сумкасы. Аларга бу эшләрдә мәдрәсәдә практика үтүче шәкертләр булышты.


20220723_130027.jpg


Мәчетнең имамы Хәйдәр хәзрәт мәдрәсәдә узган Коръән мәҗлесендә катнашты. Аны безнең мәдрәсәне инкыйлабка кадәр бетергән Хәсәнҗан хәзрәт Әхмәров туганы Искәндәр ага уздырды. Мәҗлестә шулай ук Хәсәнҗан хәзрәтнең кызы Ләйлә абыстай һәм башка туганнар катнашты. Хәйдәр хәзрәт мәҗлестә Коръән укыды, вәгазь сөйләде. Җыелган мөселманнар җылы хатирәләр белән уртаклаштылар.


20220723_130049.jpg


Шул ук көнне мәдрәсә чираттагы экскурсия төркемен дә кабул итте. Аларны мәчет-мәдрәсә тарихы белән Зөлфәт хәзрәт таныштырды. Мондый экскурсияләр шимбә көннәрне, өйлә намазыннан соң уздырыла. Аларны мәдрәсә остазлары яки өлкән курс шәкертләре уздыра. Килүче төркемнәр өчен бары кием әдәбе буенча гына таләп куела. Әгәр килгән затлар гөселле, тәһарәтле булса, кереп намаз укып чыгарга да мөмкин. Андый кешеләргә мәдрәсәнең эчке ягы да күрсәтелә. Экскурсия үткәрү теләге турында берничә көн алдан хәбәр итеп куярга кирәк.

79fcd1bd-cc9c-4990-b01e-fb8ce5c1b42d.jpg