Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Казанның төзелә торган “Рауза” мәчетенә айлар куелды

Казанның төзелә торган “Рауза” мәчетенә айлар куелды


Казанның төзелә торган “Рауза” мәчетенә айлар куелды

Бүген, зөлкагъдә аеның 26нчы көнендә (25нче июньдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Совет районы мөхтәсибәтендә төзелеп килүче “Рауза” мәчетенә ай куелу тантанасында катнашты. 


DSC_3916_2_0.jpg


Истәлекле вакыйгада шулай ук Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәренең баш имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, “Рауза” мәчетенең имамы Илнур хәзрәт Вафин, төрле дәрәҗәге җитәкчеләр, шәһәр хакимияте вәкилләре, төзүчеләр, мәхәллә халкы бар иде. Очрашуда катнашучылар башкарылган төзелеш эшләре барышы белән танышты, гыйбадәт йортының әзерлеген, үзенчәлекләрен карады. Мәчет Казан шәһәре Совет районы мөселманнары өчен күптән көтеп алынган бүләк булачак. Җитәкчеләр мәчетнең әзерлегенә һәм төзелеш, бизәү эшләренә югары бәясен бирде. Мәчеткә өч ай куелды: ике манарага һәм гөмбәзгә.


DSC_3849_0.jpg


Камил хәзрәт мәчетнең проектын ясаучыларга, төзелешкә үзләреннән өлеш керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аннары тәкбирләр әйтеп манарага ай күтәрелде, дога кылынды. Дин әһелләре Раббыбыздан әлеге саваплы эшләрне башкаручыларга мул әҗер-савап бирүен, булачак мәчетнең озак еллар халкыбызга хезмәт итүен, Аллаһы Тәгаләнең һәр иганәчегә, ярдәм күрсәтүчегә иксез-чиксез рәхмәтләре ирешүен сорадылар.


DSC_3780_2_0.jpg


Яңа гыйбадәт йорты Сеченов урамы, 21нче йорт адресы буенча урнашкан. Казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын “Рауза” мәчете үзенең матурлыгы, заманча архитектурасы, уңайлыгы белән җәлеп итә. Ул ике катлы, подвалы бар. Беренче кат – ир-атлар өчен фарыз залы 230 квадрат метрны тәшкил итә, ул 300 кеше өчен исәпләнгән. Биредә шулай ук барлык уңайлыклары булган зур тәһарәтханә эшләячәк. Икенче катта – хатын-кызлар өчен 75 кешегә исәпләнгән намаз уку урыны, дәресләр алып бару өчен уку сыйныфлары көтелә. Ә подвалда ифтар мәҗлесләре үткәрү өчен ашханә булачак.


DSC_3989_1_0.jpg


Әлеге мәчет ачылганнан соң Казанның Совет районы мөхтәсибәтендә эшләүче мәчетләр саны 24кә җитәчәк.