Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә бухгалтеры Кадерия абыстайга 70 яшь

Кадерия абыстай инде күп еллар баш бухгалтер булып эшли һәм шул ук вакытта өстәмә гыйлемгә мохтаҗ булган шәкертләргә дәресләр бирергә дә өлгерә. Быел Кадерия абыстай Яппарова Татарстан Диния Нәзарәтенең  “Бердәмлек” медале белән бүләкләнде.


1-b7375eff-c450-4f95-a69b-9c5d5e409107.jpg

 

Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт, Кадерия абыстайга мәдрәсәнең финанс-бухгалтер хуҗалыгын төгәл тотканы өчен, ислам мәгарифе, шәкертләрне тәрбияләү юлында күрсәткән хезмәтләре, тырышлыклары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Аңа исәнлек-саулык, сәламәтлек, гаилә бәхете, иман нуры, ике дөнья рәхәте, якыннарыннан кадер-хөрмәт теләде.


eab7f0939c26d3840983ebcbeb39633a.jpg

 

Хәзрәт мәдрәсәдә хатын-кызлар санаулы гына булсалар да алар җаваплы: мөгаллим, бухгалтер, хезмәткәр кебек урыннарда хезмәт итәләр дип ассызыклады. Ул  Кадерияга абыстайга мөрәҗәгать итеп Ислам динендә ана хокуклары ата кеше хокукларыннан өстенрәк икәнен ассызыклады: “Әгәр җәмгыятебезне коруда хатын-кызлар катнашмаса, анда бәрәкәт булмас. Аллаһы Тәгаләне зикер иткән, ислам динен өйрәнгән, тугрылыклы мөселманнар тәрбияләгән гаиләләр бәхетле. Ана – батырларны, галимнәрне һәм тәкъва кешеләрне тәрбияләүче. Безне чын тормыш белән таныштыручылар – күркәм холыклы, дини, белүче, сабыр, дога кылучы, үкенүче әби-әниләребез. Бөек галимнәр, укытучылар тормышын өйрәнсәк, аларның галим булуларында яшьтән үк белем алырга өндәгән әниләренең өлеше зур. Мөселман кешесе якын хатын-кызларына һәр көн бәйрәм оештырырга тиеш. Әгәр дә без, ир-атлар, хатын-кызларыбызның һәрберсенә тиешлесен бирсәк, гаилә бәйләнешләре нык булачак, ә моның белән бергә без яшәгән җәмгыять тә күпкә яхшырачак”, - диде. 

 

Кадерия Мөхәммәттәкый кызы, 1952 нче елның 22 нче июнендә Арча районында урнашкан Мирҗәм авылында дөньяга килгән. Казан авыл хуҗалыгы институтын югары белемле бухгалтер-икътисадчы һөнәренә лаек булып тәмамлаган. 2010–2013 нче елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дини белем алды.

2014 нче елның май ае башыннан бүгенгә кадәр Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә исәп-хисап эшләрен алып бара, мәдрәсәнең күпкырлы һәм искиткеч эшчәнлегенә катнашырга һәм көчемнән килгәнчә булышырга тырыша. Ире Хөсәен улы Фоат белән менә дигән өч бала үстерде, өчесе дә югары белем алды. Балалары Ислам дине нигезләрен чын күңелләреннән башкарырга тырышалар, дини белем алырга омтылалар. Әтисе авылда бик озак еллар мулла вазифасын үтәде. 2014 нче елда мәдрәсәдә бергә укыган мөселман кардәшләре белән хаҗ гамәлен үтәргә насыйп булды.