Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Марат Әхмәтов Балтачта эшлекле очрашу уздырды

Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләгән туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе хәзер инде үзгәртелгән исем астында Балтач районында зональ киңәшмә уздырды.


934811f9cb755a0c6ea02627ac8a6b19.jpg


Ел дәвамында Татарстанның төрле районнарында туган телне өйрәнү саклау һәм үстерү тәҗрибәләрен өйрәнгәннән соң Татарстан Республикасы президенты каршындагы татар телен һәм татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләре комиссиясе кабат районнардагы эш тәҗрибәсен өйрәнә. Бу юлы таләпләр югары. Казан арты районнары арасында телләрне саклау һәм үстерүдә милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге белән Балтач төбәге таныштырды.


0e35ba499200914ea6a971f480bd5da4.jpg


Кунаклар, Балтач үзәк мәчетендә, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач филиалында булганнан соң, Карадуган, Бөрбаш балалар бакчасы, пансионат, мәктәп эшчәнлеге белән танышты. Пленар утырышта билгеләнгән тема буенча эшлекле сөйләшү узды.


c69e76c0c5aaad5fe45607c8c1f98eee.jpg


Киңәшмәдә Марат Готыф улы Әхмәтов, Камил Нугаев hәм ун Татарстан районнарының башлыклары, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты. Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау hәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка hәм «Хезмәт» газетасы редакциясенә Рәхмәт хатлары тапшырды.


семи-1024x669.jpg


Балтач районы Бөрбаш авылында урнашкан “Ярдәм” хәйрия фонды каршында балалар өчен пансионатта Татарстан районнарыннан, ут күршебез Башкортстаннан килгән балалар дини тәрбия ала.
Югары уку йортларына кергәндә бернинди чикләр юк. Иң мөһиме биредә алар иң мөкаддәс һәм дөрес тәрбия алалар дип бүлеште Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Пансионатта ислам дине нигезләре төштән соң укытыла. Ә инде төшкә кадәр бу балалар Бөрбаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем ала. Биредә рухи яктан нык, физик яктан сәламәт, яңа технологияләр заманында акыл белән эш итә белә торган көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбиялиләр.

Балтач үзәгендәге “Мәгърифәт мәркәзендә” мәгърифәт музее, милли хәзинә остаханәсе һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Әссәләм” тәрбия үзәге урнашкан. 4 яшьлек сабыйның һәрбарчабызга иман нуры теләвеннән күңелләр нечкәрде. Әлеге тәрбия үзәгендә балалар татар, рус, инглиз телләрен өйрәнә.

Марат Әхмәтов Казан арты районнары башлыклары һәм районнардагы мәгариф бүлеге җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Төп сорау – телебезгә булган мөнәсәбәтне тагын да яхшырту. Марат Әхмәтов күп нәрсә җитәкчеләрдән тора дип искәртте. Бала 1 нче сыйныфка барганда ук татар телле сыйныфларны сайласын өчен милли мәгариф бүлекләре әти-әниләр белән сөйләшү, аңлату эшен алып барырга тиеш дип искәртте ул.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова туган телләрне өйрәнүдә яңартылган стандартлар турында аңлатты. Татар теле Татарстанда дәүләт теле. Шул нисбәттән татар милләтеннән булмаган укучылар туган тел өйрәнгәндә татар теле һәм әдбиятны сайлый. Гаризалар әти-әниләр тарафыннан 1 сыйныфка кергәндә языла һәм ул 4 ел гамәлдә булса, соңыннан исә 5 сыйныфка барганда шулай ук гариза языла.