Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләр Татарстан Милли китапханәсендә күргәзмә ачылышында катнашты

Татарстан Милли китапханәсендә  Олуг китап” күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Идел буе Болгары тарафыннан ислам кабул итүгә 1100-еллыкка багышлана. 


Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар фондыннан Коръән мүсхәфләре һәм хәзерге заман рәссамнарының эшләре тәкъдим ителә. Күргәзмәгә килүчеләр исламда «Китап» төшенчәсенең мәгънәсен, Коръән текстын тапшыру традицияләре, татар кулъязма һәм басма китап культурасының күптөрлелеге, беренче басма Коръәннең кайда басылуы, татарларның Коръәнне дөньяның төрле телләрендә бастырып чыгарудагы роле һәм тәфсирләрнең төрлелеге турында беләчәк.


16_37_38_DSC_5858_0.jpg


«Олуг китап» күргәзмәсе 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Милли китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов киләсе елда Коръәннең Казан басмасының 220 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте.


16_36_58_DSC_5834_0.jpg

 

«Мөселман дөньясында беренче Коръән 1803 елда Казанда басылган һәм безнең китапханәдә беренче басма Коръәннәрнең берсе саклана. Ул 1804 елда басылган, 30 кисәкчәдән тора. Бу Коръән Совет чорында да – 1950 елларга кадәр кулланылган. Соңгы хуҗаларының берсе бу Коръәнне «хәтем кылдым» (укып бетердем) дип язган һәм ел саен кайчан укып бетергәнен теркәп барган», - диде ул.

Китапханәдә саклана торган кулъязмаларның берсе – Коръән тәфсире. Ильяс Мөстәкыймов Бакый Урманченың милкендә булган тәфсир белән таныштырды. «Бакый ага «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган булган. Ул госманлы-төрек телендә төзелгән тәфсирдәге аңлашылмаган сүзләрнең тәрҗемәләрен аерым кәгазьгә язган һәм бит араларына кыстырып куйган», - диде ул тәфсир турында.


16_37_19_DSC_5846_0.jpg

 

Белгеч XX йөз башында Казанда мөселман китапханәсе булганлыгын, фондка китап мирас булып тапшырылганын әйтте. «Безгә башка юллар белән дә кергән китаплар бар. Мәсәлән, безнең хезмәткәрләр археографик экспедицияләргә чыга, халык арасында саклана торган иске кулъязмаларны җыя. Иске китапларны бүләк итүчеләр дә бар», - дип аңлатты ул.


f0c1507c3d78a0ae3da6f7732fd5c6e1.jpg

 

«Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Коръән коллекциясе 1996 елда оеша башлый. Бүгенге көндә кулъязма һәм басма китапларның гарәп, рус, фарсы, башкорт, төрек, инглиз, француз, үзбәк, азәрбайҗан, казах һ.б. телләрендә 300дән артык төре бар», - диде Милли китапханәнең фәнни эшләр бүлегенең директор урынбасары Ирек Һадиев.


16_39_37_DSC_5945.jpg


Агың әйтүенчә, коллекциядә Коръәнне тәрҗемә иткән Игнатий Крачковский, Гордий Саблуков, Рабит Батулла, Фәрид Сәлманов, Магомед-нури Османов, Валерия Порохова һ.б. һәм аңлатмалары урын алган. Ул Коръән коллекциясенең бүгенге көндә дә актив рәвештә тулылана баруын искәртте.

 

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин экспонатлар белән таныштырды. Ул кунакларга Санкт-Петербург, Морокко типографияләрендә эшләнелгән кесә Коръәннәрен, Фатих Әмирханның дәү әтисе Хөсәен Әмирхан, Шәйхелислам Хәмиди, Мөхәммәтсадыйк бин Имәнколыйның тәфсирләрен күрсәтте.

Шулай ук белгеч Финляндиядә 1943 елда Финляндия татары Хәсән Хәмидулла ярдәме белән басылган Коръәнне дә тәкъдим итте. «Ул Совет хәрби әсирләренә таратылыр өчен басылган булган», - диде ул.

«Күргәзмәнең бер өлеше кулъязмалар бүлеге тәкъдим иткән Коръәннәрдән торса, икенче өлешендә заманча сәнгать тәкъдим ителә. Коръән китапларында булган рәсемнәр, бизәкләр хәзерге заман рәссамнарын әсәр ясарга илһамландыра. Алар арасыннан безгә ошаганнарын сайлап, күрсәтергә булдык», - диде Татарстан Милли китапханә директоры урынбасары Тәбрис Яруллин.


16_39_55_DSC_5964_0.jpg

 

Чара кысаларында шулай ук «Коръән басмасында заманча тенденцияләр» темасына ачык дискуссия дә узды. Анда Татарстан Республикасы мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры, сәяси фәннәр докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин, Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башка галимнәр һәм дин әһелләре катнашты. Дискуссияне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эш буенча директор урынбасары Ирек Һадиев алып барды. Шулай ук дискуссиягә читтән торып  Бустанов Альфрид-Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, Амстердам университеты профессоры; Беляев Рамил-Финляндиянең мөселман җәмгыяте имамы, философия фәннәре докторы  тоташтылар.