Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәүвәл аеның 13 көнендә, Татарстан мәчетләрендә Хәтер көне уздырылды

Башкалада Хәтер көне аеруча зурлап "Кол Шәриф" мәчетендә узды. Бирегә Татарстанның барлык мөхтәсибәтләреннән аксакаллар һәм имам-мөхтәсибләр килде. Бу чарада мәдрәсәбез җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да катнашты.


DSC_2095_2_0.jpg


Хәтер көне Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы утырышыннан башланды. Утырышта Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов 2021 елда башкарылган эшчәнлек буенча хисап тотты һәм 2022 елның икенче яртысына эш планы белән таныштырды. Соңыннан сүз килгән кунакларга һәм мөхтәрәм аксакалларга бирелде. Аерым алганда, үзләренең эш тәҗрибәләре белән Татарстанның Зәй, Буа, Яңа Чишмә, Балтач, Биектау аксакаллары уртаклашты. Алар үз җирлекләрендә зиратларны тәртиптә тоту, татар дин әһелләренең мирасын өйрәнү, татар телен саклау, яшь буынга рухи тәрбия бирү һ.б. мөһим юнәлешләр буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләделәр. Утырыш нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде.


DSC_2110_1.jpg


Өйлә намазы вакыты керү белән җәмәгать намазы укылды. Аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләде. Җомга көнне вафат булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты шәех Халифә бән Зәид Әл Нәхайян рухына дога кылынды.


DSC_2232_0.jpg


Хәтер көненең төп өлеше алга таба Казан ханнары җирләнгән урын янында дәвам итте. Шунысы игьтибарга лаек, Казан ханнарының җәсәдләре бирегә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы тырышлыгы белән 2017 елда Ислам кануннарын саклап җирләнгән иде. Бүген исә каберлек янында «Йәсин» сурәсе укылды, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов Казанны алганда шәһит киткәннәр һәм динебез, халкыбыз һәм Ватаныбыз хакына һәлак булган татар халкының батырлары рухына дога кылды. Халык Аллаһы Тәгаләдән аларның рухлары шат, мәңгелек урыннары Җәннәттә булуын һәм рәхмәтләр сорады.


DSC_2442_1_0.jpg


Хәтер көне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм журналистларның аралашуы белән тәмамланды. Ул әлеге чараның мөһимлеген аңлатты, аның Һиҗри календарь буенча уздыруның сәбәбен искәртте. Камил хәзрәт шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100-еллыгы Россия Президенты В.В.Путин дәрәҗәсендә уздырылуын искә алды һәм бу дата илебездә мөселманнарның җирле халык булуын дәлилли дип басым ясады.


DSC_2482_1_0.jpg


Хәтер көне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы тәкъдиме белән ел саен республиканың барлык мәчетләрендә һәм барлык теләүчеләр катнашында Һиҗри буенча Шәүвәл аеның 13 көнендә искә алына.