Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә шәкертләре 9 май көнне Яңа Татар бистәсе зиратында булдылар

Бүгенге хәтер чарасы аеруча безнең шәкертләр өчен кадерле. 9 май - Җиңүнең 77-еллыгын бәйрәм итә торган көн. Без бүген сугыш кырларында ятып калган, сугыштан соң яралардан мәрхүм булган кардәшләребезне искә алабыз. Шәкертләр, Ильяс хәзрәт белән Яңа Татар бистәсе зиратына барып, Бөек Ватан сугышы корбаннарына куелган истәлек каберендә Коръән укып, ил-көнгә тынычлык сорап дога кылдылар. Тагын бер тукталган урын Гарифулла ишан Гайнуллин кабере булды. Халкыбызга үгет-нәсихәт, аң-белем биргән күренекле дин әһеле сугышның Сталинград яу кырында катнашкан олуг шәхес.


34b855f3-64e6-4800-a870-3e17017afbb6.jpg


Шулай ук алар Г.Саматов, Ә.Максуди, Ш.Мәрҗани, Г.Баруди, С.Галиев, З.Минвәлиев, Г.Каюмов, Ә.Сафиуллин, Җ.Мөбарәк һәм башка олуг остазлар, имамнар каберләрен дә зиярәт иттеләр. Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт аларга аңлатмалар биреп йөрде һәм вәгазьләде.


1c19d0e1-0b6d-4afa-a4ec-a7a7fda8d7da.jpg

 

Ватанны сөю – иманнандыр. Бу сүзләр – пәйгамбәрләр Солтаны Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең безгә әйтеп калдырган васыяте, мөбарәк бер хәдиседер. Ватан алдында да бурычларыбыз бар. Ватан да — тəкъдир, туган җир дə — тəкъдир, берəү дə туган җирен сайлап ала алмый. Кеше кайсы җирдə туган, шул җирне хөрмəт итəргə, яратырга һəм аңа куркыныч янаганда, гомерен дə жəллəмичə, туган җирне сакларга тиеш.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Бер сәгать сакта (постта) тору мең көн нәфел гыйбадәт кылудан саваплырак”, – дигән. Шушы хәдис илне саклауның никадәр әһәмиятле икәнен күрсәтә, без балаларыбызны, бигрәк тә ир балаларны тәрбияләгәндә илебезнең сакчылары итеп тәрбияләргә кирәклекне онытмаска тиешбез.


cb025a03-81de-4d73-8e85-4a94dabbe88b.jpg

 

1945-нче Җиңү елны Ураза вә Корбан гаете ул елны сугыш беткәч булды. Халык искиткеч күтәренке рухи шатлык кичерде. Изге дини бәйрәмнәребез зур итеп үткәрелде. Безнең карамакта шул вакытның кинохроникасы бар. Сугыштан кайткан мөселман кардәшләр күмәк рәвештә Яңа бистәдәге татар зиратында җирләнгән мәрхүмнәр каберләрен зыярәт иттеләр, дога кылдылар, исән-имин кайтканнарына Ходайга шөкер иттеләр. Аларның инде күбесе мәрхүм инде. Кайсысы шушы зиратта да җирләнгән. Аллаһы вә Сөбханәкә Тәгалә аларның барчасына да, күрсәткән фидакарьлекләре, күргән авырлыклары вә газаплары  өчен, җәннәт нигъмәтләрен бирсә иде.


b2e82f5f-e0e8-4aa0-a228-60d2eb0a10c4.jpg


Безгә бу хәтер саклау гамәлләрен дәвамлы итеп киләчәк буыннарга калдырга кирәк. Үлгәннәрнең каберләрен белеп, кадерләп торсак, киләчәк буыннар безне дә кадерләрләр, онытмаслар.


a44f6b5c-1266-4e5d-8253-8ac128df25ba.jpg

Хәтер җепләребезне өзә күрмик, хөрмәтле мөселман кардәшләр. Исәннәрнең кадерен белик, үлгәннәрнең каберен белик. Ватаныбызның дистәләгән миллион халыкыбызны югалтып, Бөек Ватан сугышын җиңеп, илебезгә тынычлык китергән әти-бабаларыбызга, әби-әниләребезгә баш иябез. Аларны догадан калдырмыйбыз. Бөек Җиңү юулаган олы буыныбызны онытмыйбыз. Фани дөньядан күчкән, әби-бабайларыбызның, остазларыбызның, күренекле имамнарыбызның җаннары бездән разый булып, Аллаһы Тәгалә, кылган догаларыбызны кабуллардан кылып, аларны Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде. Әмин.