Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Танылган мөнәҗәт остасы Ильяс Халиков шәкертләргә дәрес бирде

Әлвәәдәгъ - Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә тәравих намазында һәр дүрт рәкагәтьтән соң укыла торган зикер. Безнең халыкта аны матур итеп мәкам белән көйләп уку традициягә кергән. Ильяс Халиков ошбу зикерне шәкертләргә көйләп әйтергә өйрәтте.


Кой_4bdb4852-53a5-43cf-a399-c7ad94638029.jpg


Шигырьләрне, зикерләрне, бәетләрне, догаларны көйләп уку ысулы безнең халыкка хас традиция. Элек мәдрәсәләрдә “Көйле иман” дигән махсус курста борынгы шигъриятне көйләп укырга өйрәтүләре мәгълум. Кызганычка каршы, бу алым хәзер кулланылмый. Барлык татар шигъриятен көйләп укып була. Моның өчен онытылган алымны искә генә төшерергә кирәктер.
“Тукайның барлык шигырьләре дә көйгә салына”, - ди Ильяс хаҗи һәм мисаллар китереп күрсәтте, шәкертләрне тыңлап киңәшләр бирде.


Ислам тарихыннан бер риваять: Рәсүлуллаһ (с.г.в) Мәккәгә гаскәре белән кергән заман алдында бер якыны көйләп бәетләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр укып бара. Гомәр (Разыйаллаһу ганһу) моны күргәч:
– Пәйгамбәребез алдында шулай шигырь укылырмы? – ди. Рәсүлуллаһ:
– Куйчы, я Гомәр, каршы килмә! Бу бәетләр ук атудан да ныграк тәэсирледер, – дип әйтә.