Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә умартачылыгында яңа сезонга әзерләнәләр

Мәдрәсәнең умарта оялары (гаиләләре) апрельнең әлеге көннәрендә яңа өйләргә күчерү буенча эшләр башлады. Бу эшкә “умартачылык” фәне остазлары Хәлил хаҗи һәм Тимур хәзрәт җитәкчелек итә. Аларга мәдрәсә шәкертләре ярдәм итә. Быел, Мәрат ага Әхмәтов ярдәмлеге белән, яңа кайткан 30 оя урнаштырылып, умарта гаиләләре анада күчерелә башлады.


5285176c-3838-4d01-b0c3-c313790abf58.jpg


Көндезләрен һава температурасы 10-15 градуска күтәрелгәч, умарталар очарлык җылыткач, бал кортлары кышкы өйләреннән чыгарылып яңа ояларга күчеп бетәчәк. Иске оялар да буш тормас – алар урман аланынла булган бүтән кишәрлекләрдә урнашачак. Уңган умартачы бал кортлары кышкы йокыда вакытта да эшсез тормый, яңа сезонга әзерлек башлана – шуңа моңа кадәр кортларны ашату хәстәре дә күрелгән иде.


2209372f-f60b-4693-a0fa-8a0e070abcd5.jpg


- Яхшы умартачы булу өчен кортларны яратырга кирәк. Аннан соң умартачы агач вә кул эшен дә, күпмедер дәрәҗәдә ветеринар  булу да кирәе , - ди мәдрәсә остазы Хәлил хаҗи. – Шәкертлр һәм без ел әйләнәсе эштә: кышларын умарта ояларын ремонтлыйбыз, рамнар ясыйбыз, әсбапларны карап куябыз, сезон башына барын да әзерләп куябыз.