Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил ага Шәйхразиев ифтарда катнашты

Чираттагы ифтар ашын мәдрәсәнең иганәчеләр шурасы рәистәше, танылган хәйрияче һәм җәмәгать эшлеклесе Вәдүт хаҗи Вафин уздырды. Бу күркәм чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев катнашты һәм "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан мәдрәсәсе эшчәнлеге белән танышты.


17d18fe9-e2d1-48a3-b765-6c0611e37f46.jpg


Мәдрәсәдә узган чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров, Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол ага  Галиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Фәрһат Латыйпов, Марс Тукаев һәм башка олуг затлар катнашты.


5db0f715-97f4-4fac-8339-4ae0bdba7b15.jpg


Мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин кунакларны Казанның Яңа татар бистәсенә 1997 нче елда килеп урнашкан мәдрәсәнең эшчәнлеге белән таныштырды, уку бүлмәләрен, умартачылык һөнәре үзәген, мәдрәсәнең музеен, спорт мәйданын, яңартылган фарыз залын, китапханәне, умарталыкны күрсәтте, бистәгә килеп урнашкач егерме биш ел дәвамында эшләнгән эшләр турында сөйләде. Милли шура рәисе мөселманнар алдында чыгыш ясап, татарлар яшәгән төбәкләргә сәфәрләр турында бәян итте, Бөтенроссия имамнар җыенын үткәрү турында информация бирде. 

 

7e97378b-0ac6-4edb-819d-b7d3ea8a8be5.jpg


Ифтар алдыннан мәдрәсәгә һәрдаим матди һәм мәгънәви ярдәм күрсәтеп торучы күренекле җәмәгать эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның Атказанган табибы Рамил Габделхак улы Тураевка Бөтендөнья татар конгрессының"Татар халкына күрсәткән олы хезмәтләр өчен " медален тапшырды. Җыелган җәмәгатькә, Рөстәм хәзрәт Ясәвиев, вәгазь сөйләп үгет-нәсыйхат бирде.


931d7d06-1a48-4136-95b9-81a60b4797df.jpg

 

Мәҗлес барышында Миңгол ага, Ильяс хаҗи Халиков мөнәҗәтләр көйләделәр, мәдрәсә шәкертләре Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде. Ифтар ашы, Коръән укып, ил-көнгә тынычлык, бәрәкәт, муллык, тәннәребезгә исәнлек-саулык теләп дога кылып тәмамланды