Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә шәкертләре музейда Тукайның сирәк яңгырый торган шигырьләрен укыды

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Мөселман мәдрәсәсе шәкертләре шагыйрь Габдулла Тукайның халык арасына киң билгеле булмаган шигырьләрен Тукай әдәби музеенда укыды.


6765aa6b1121ae5dbc124412605f1d36.jpg


Ибраһим Шәймарданов, Айнур Шәехов, Ислам Шәфыйков һәм Абдулла Гыйззәтуллин Габдулла Тукайның «Дусларга бер сүз», «Дөньяда торыйммы? », «Азатлыкка», «Шиһаб хәзрәт» дигән әсәрләрен яңгыратты.


«Активистлар өчен Габдулла Тукай музее белән таныштыру максатыннан очрашу уздырдык. Казан шәһәрендә яшәсәләр дә, күпчелек кеше музейның кайда икәнлеген, Тукайның кайда җирләнгәнен белми. Шуңа күрә, төрле регионнардан килеп укучы шәкертләргә дә агарту эшен үткәрергә булдык. Алар киләчәктә имам булырлар, халыкка татар мәдәниятен дөрес итеп җиткерергә тиешләр. Төп максат — Тукай музеена яшь буынны җәлеп итү», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, мәдрәсәнең хәйриячесе Фәрид хаҗи Мифтахов.


8052101526c30fff06b03743382326be.jpg

 

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Мөселман мәдрәсә мөдире урынбасары Азат хәзрәт Шәфыйков әйтүенчә, мөгаллимнәр шәкертләр белән күренекле шәхесләр җирләнгән урыннарны зиярәт итәргә тырышалар.


46dda48cd22f4b162d5a68780a6723dd.jpg

 

«Мәдрәсәдә, нигездә, дини фәннәр өйрәнсәк тә, татар шәхесләренең иҗаты белән дә танышабыз, аларның тормышын өйрәнәбез. Бөек Тукаебызның шигырьләрен өйрәтеп, мәдрәсә бинасында гына калдырмыйбыз, музей хезмәткәрләренә, халыкка таратырга да насыйп булды», — диде хәзрәт.

Очрашуга халык җырчысы Илһам Шакировның дусты Илһам Хаҗиев та килгән иде. Ул мәдрәсәнең җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншинның Илһам Шакиров белән дуслыгын искә алды. «Фәрид әфәнде белән Ильяс хәзрәт Илһам абый авырганда да хәлен белергә киләләр иде. Илһам абыйның кабере бик чиста тора, монда Ильяс хәзрәтнең роле бик зур», — диде ул.

 

Килгән кунакларга һәм шәкертләргә музей буйлап экскурсия үткәрелде.


Татар-информ