Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәләр – бөек дини мирас варислары

Тантаналы чара Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100, Яңа Татар бистәсе мөселман мәктәбе (“Якубия” мәдрәсәсе) эшли башлауының 235, Казанда беренче Бөтенроссия мөселман уку йортлары мөгаллимнәре югары курслары ачылуның 115, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең эшли башлауының 30 еллыгына багышланган иде.


1-DSC_0205.jpg


Бәйрәм кысаларында “Без – бөек дини мирас варислары!” исемле фәнни-гамәли түгәрәк өстәл узды. Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә тарафыннан оештырылган иде. Бу теманы уртага салып сөйләшү очраклы түгел. Мәдрәсә остазлары, шәкертләре дини мирасыбызны, аеруча борыңгы китапларны, кабер ташларын, галимнәребезнең тормыш юлын тирәнтен өйрәнү белән шөгелләнә.


01-b78bac8-1efa-4b5c-a0b2-3a1048180cf3.jpg


Мәдрәсәне юбилее белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Әхмәтов Марат Готыф улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы, Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Ногаев Камил Әсгать улы, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Дирзизов Альберт Ривкат улы, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Салихов Радик Рим улы, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы, мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре котлады.


1-DSC_0311.jpg


Түгәрәк өстәлдә танылган галимнәрдән Россия Ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рафик хәзрәт Мөхәммәтшин,   тарих фәннәре докторы, профессор Таһиров Индус Ризак улы, тарих фәннәре докторы, профессор, дөнья мәдәният институты (ЮНЕСКО) ректоры Таһиров Энгель Ризак улы, педагогия фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының фән буенча урынбасары Гибатдинов Марат Мингали улы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Локманов Әнәс хаҗи катнашты. Мәдрәсә белән тыгыз элемтәдә торган татар зыялыларыннан чарада Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Тукаев Марс Рифкать улы, драматург, прозаик Салихов Данил Хәбибрахман улы, язучы, шагыйрь, журналист, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Ульяновск шәһәренең Идел Аръягы районы Татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе Нәҗметдинов Рафаэль хаҗи катнашты. Бәйрәмнең түрендә безнең уку йортына һәрдаим ярдәм кулы сузып аның уку-укыту базасын ныгытып торучы олы җанлы эшмәкәр-хәйриячеләр Гарипов Равиль хаҗи, Вафин Вәдүт хаҗи, Мифтахов Фәрит хаҗи, Камалиев Харис хаҗи, Гайнетдинев Рашит Зөфәр улы, Тураев Рамил Габделхак улы, Рамил Назыйф улы Исмәгыйлов булды. Шулай ук тантанага төрле төбәкләрдән килгән хәзрәтләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә остазлары, шәкертләр  җыелды.


1-7751a16c-da63-487b-9425-4ff5a813cb64.jpg


Юбилей чарасы башланыр алдыннан шәкертләр һәм остазлар килгән кунакларны мәдрәсә тарихы, уку йортыбыз өчен ядкәрле биналар, китаплар, музей экспонатлары, мәдрәсә умартасы уңышлары белән таныштырдылар. Түгәрәк өстәл башланыр алдыннан, өченче курс шәкерте Габдулла җыелган кунакларны мәдрәсәнең инкыйлабка кадәрле шәкерте, танылган мәгърифәтче Хәсәнҗан хәзрәт Әхмәровның 15 нче кызы 89 яшьлек Ләйлә абыстай белән таныштырды. Ул бу чарага улы һәм оныклары белән килгән иде.


1-50983c97-4c72-436a-84a4-0009bd32822c.jpg


Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин килгән кунакларны тәбрикләп, һәрберсенә үзенең рәхмәтен белдерде, чөнки монда җыелган шәхесләрнең һәрберсе уку йортыбыз белән бәйле, кулган килгәнчә ярдәмен күрсәтүче диеп ассызыклап китте. Бәйрәм 1 курс шәкерте Ибраһимның Коръән укуы белән башланып китте. Җәлил хәзрәт ата-бабаларыбыз, әнкәй-әбиләребез, мәшһүр имам-мөдәрисләребез, остазларыбыз рухына дога кылды, уку йортыбызга уңышлы үрләр, шәкертләргә хәерле аң-белем, ил-көнгә тынычлык теләде.


1-9924b2a4-e391-4d4f-a211-faef59854df1.jpg


Төгәрәк өстәл барышында Радик әфәнде Салихов Яңа Татар бистәсе мәхәлләләрендә мөселман мәгарифе барлыкка килү һәм үсеше, Марат әфәнде Гибатдинов Татар мәгарифе үсешендә Казан шәһәре татар бистәләренең роле, Ильяс хәзрәт Җиһаншин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мисалында Советлардан соң җәмгыятьтә мөселман белемен торгызу турында сөйләделәр.


1-DSC_0212.jpg


Мәдрәсәне олы юбилее белән котлап Марат Готыф улы Әхмәтов, бу уку йортының кыйбласы дөрес – ул милләткә хезмәткә юнәлгән диеп белдерде. Ул уку йортында татар рухы, гыйлемгә омтылыш сизелеп тора һәм монда халкыбызның рухи терәге тәрбияләнә диеп белдерде. Марат ага мәдрәсәгә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе Рәхмәт хатын тапшырды. Мәдрәсә мөдире олуг затка Габдулла Тукайның Бөек Ватан сугышы елларында чыкка академик басмасын бүләк итте. Әйтергә кирәк, бу көнне Марат Әхмәтовкә, милли мәдәниятне саклауда керткән хезмәтләре өчен, дөнья мәдәният институтының (ЮНЕСКО) югары бүләге тапшырылды.


1-ab2604ad-9a7f-4136-a516-efccd0fbc8bb.jpg


Бәйрәм чарасы вакытында мәдрәсәнең кайсыбер фидакарь затларын аерып билгеләп үттеләр. Чарада, Җәлил хәзрәт мәдрәсә мөгаллимнәренә һәм хәзмәткәрләренә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән зур бүләкләр тапшырыды. Мәдрәсә җитәкчесе, танылган дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең Ш.Мәрҗани исемендәге III дәрәҗә ордены белән бүләкләнде. Мәдрәсәнең остазлары Хәйдәр хәзрәт Койрыков, Ильшат хәзрәт Сафин һәм мәдрәсә бухгалтеры Кадерия абыстай Яппарова Диния Нәзарәтенең  “Бердәмлек” медале белән бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров мәдрәсәнең остазлары Тимур хәзрәт Ибраһимовны һәм Алим хәзрәт Шәйхетдиновне Бөтендөнья татар конгрессының медале, Азат хәзрәт Шафиковны һәм Исмәгыйль хәзрәт Мөхәммәтовне Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ул шулай ук мәдрәсәгә, һәрвакыт кунакчыл булган өчен, бик тирән эчтәлекле бүләк – чәчәкле самовар бүләк итте. Бу көнне мәдрәсәнең биш мөгаллиме Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының “Мактаулы остаз” күкрәк билгесенә лаек булды. Алар арасында Җәлил хәзрәт Фазлыевн, Аяз хәзрәт Мингалеев, Равил хәзрәт Бикбаев, Ильдар хәзрәт Ситдыйков һәм Хәйдәр хәзрәт Куйруков. Шулай ук мәдрәсәгә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.


1-DSC_0231.jpg


Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә – урта һөнәри дини белем бирүче уку йорты. Мәдрәсәнең төп максаты – Татарстан һәм Россия Федерациясенең татарлар яши торган төбәкләре өчен имамнар, мөгаллимнәр әзерләү.


1-adea0159-0ea4-444d-b00f-362cd00f344b.jpg


Мәдрәсә 1991 елда Казан каласының “Кабан арты” мәчетендә (Һади Такташ урамы, 26 нчы йорт) ачыла. 1993 елның 5 ноябрендә Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре Советында теркәлеп, дүрт еллык мәдрәсә статусын ала. Казан шәһәре хакимиятенең боерыгы нигезендә 1998 елның август аенда мәдрәсәгә Мәҗит Гафури урамындагы “Ал” мәчет һәм Якубия мәдрәсәсе биналары кайтарыла. Мәдрәсә Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы лицензиясе нигезендә эшли.


DSC_0602.JPG


30 ел дәвамында мәдрәсәдә ике меңнән артык кеше белем алды. Мәдрәсәдә гыйлем алган дин кардәшләребез Казанда һәм республика районнарында, татарлар яши торган РФ төбәкләрендә  имам, имам-мөхтәсиб, мөгаллим вазыйфаларында динебезгә, халкыбызга хезмәт итәләр. Мәдрәсә белән һәрвакыт элемтәдә торган күренекле, тәҗрибәле дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында аеруча Фазлыев Җәлил хәзрәт, Саматов Таһир хәзрәт, Крганов Әлбир хәзрәт, мәрхүм Якупов Вәлиулла хәзрәт, Мөхәммәтшин Рәфыйк хәзрәт, Яруллин Талип хәзрәт, Кашапов Нияз хәзрәт, Хәйбуллов Мансур хәзрәт, Салихов Харис хәзрәт, мәрхүм Хәлиуллин Гыйльмулла хәзрәт, мәрхүм Бикмуллин Газизулла хәзрәт, Закиров Габдрәшит хәзрәт, Фәрид хәзрәт Сәлман, Закиров Гаяз хәзрәт, Гомәров Ислам хәзрәт, Шәрипов Әлфит хәзрәт, Галиев Илдар хәзрәтләрне атыйсы килә.


9202a097-8262-4ab9-951d-3975cb5317a1.jpg


Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәтне республикабызда гына түгел, ил күләмендә берничә дистә еллар дәвамында дини мәгариф үсешенә зур өлеш кертеп килүче тырыш дин әһеле; 2 меңнән артык шәкерткә ислам кыйммәтләрен җиткерүче, аларны татар халкының рухи байлыгы, танылган галимнәре, татар зыялылары  белән  таныштырган мөхтәрәм мөгаллим-мөдәррис;  җәмәгать эшләрендә актив катнашучы шәхес буларак беләләр. Ул шәкертләргә милләтебез, динебез тарихын өйрәтүче чаралар һәм өлкән буын дин әһелләренә карата хөрмәт хисен тәрбияли торган  очрашулар оештырып та өммәтебезне рухи яктан ныгытуга, берләштерүгә зур тырышлык куючы остаз.


0f968936-c869-4573-a735-a2cd72b2ab4a.jpg


Бүгенге олы бәйрәм хакында ул: "Мәдрәсә республикабыз хакимияте, Татарстан Диния нәзарәте җитәкчеләренең ярдәмен тоеп яши. Бөтендөнья Татар конгрессының җитәкчеләре, Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары һәм башка күренекле затларыбыз мәдрәсәнең тормышы белән даими кызыксынып булышып торалар, бик теләп дәрес бирәләр, шәкертләр белән уза торган төрле чараларда һәрдаим теләп катнашалар. Әлхәмдүлилләһ, безнең меңъеллык гореф-гадәтләребезне дәвам итеп мәдрәсәгә ярдәм кылып торган татар хәйриячеләре бар – алар безнең белән монда бу залда.    Аллаһының рәхмәтендә булсалар иде. Форсаттан файдаланып, аерым рәхмәт сүзләрен, сезнең барыгызга да, булачак дин әһелләренә белем баскычларын яуларга ярдәм иткән, иң мөһим кешелеклелек сыйфатларына – иман, хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, ярдәмчеллек, дуслык һәм гаделлеккә өйрәтүче затларга җиткерәсем килә. Сезнең риясыз һәм фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә республикабызда дини белем бирүнең югары дәрәҗәсе һәм сыйфаты белән горурлана алабыз. Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә безне ярдәменнән ташламасын, эшләребезне гел уңай хәл итсен иде! Әби-бабайларыбызның, әти-әниләребезнең остазларыбызның, күренекле имамнарыбызның, милләт каһарманнарыбызның рухлары бездән разый булып, Аллаһы Тәгалә кылган догаларыбызны кабуллардан кылып, аларны Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде. Әмин!", - диде.