Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә сәламәтлек дәресләре даими бара

19-20 мартта мәдрәсәбездә сәламәтлек көне уздырылды. Аның максаты һәм бурычлары: сәламәтлекне ныгыту, шәкертләрне физик яктан чыныктыру, физкультура һәм спортны киңрәк җәелдерү, милли спорт төрләрен үстерү, көч, чыдамлылык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү.


9f679242-9f4e-42cd-91e7-f1f509702563.jpg

 

Шәкертләр 5 км чангы ярышында катнаштылар, турникта күтәрелү, идәннән этелү, гер күтәрү, пресс ясау, урыннан озынлыкка сикерү буенча күнегүләр башкарылды, волейбол, баскетбол уйнадылар. Шулай ук алар тизлек сыйфаты буенча үзләрен яхшы яктан әзерлекләрен күрсәттеләр 30 метрга, 3 км йөгерделәр.


effb896c-6833-4ecc-903b-5768b5c89371.jpg

 

Аларны яхшы нәтиҗәләр белән мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт һәм физькультура мөгаллиме Рафаиль хәзрәт котлады.


b859181c-c8c2-4aaf-b449-48b8a2cbe837.jpg