Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә шәкертләре - “Безнең кавем” II халыкара онлайн – Фесты лауреатлары

Анда катнашып  мәдрәсәбез шәкертләре Айнур Шәехов,  Инсаф Гараев,  Ислам Шафиков лауреат-җиңүче дипломнарына лаек булдылар.

Фестиваль Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы "Якташлык” җәмгыяте белән берлектә оештырды. Һәм ул Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды.     


c0704259-de7f-4f1b-bfd6-7bcae5d0d468.jpg

 

Безнең партнерлар:

-Татарстан Республикасы Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды

-ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты

-Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү аасоциациясе

-“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге

-Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды

-Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә

-Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы

 

Жюри 4 номинация буенча килгән эшләрне видеоларны һәм язмаларны карап, җиңүчеләрне билгеләгән иде. Бүген 72 авторга дипломнар тапшырылды. Эшләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән,Төркиядән, Казахстаннан,Россия төбәкләреннән – Новокузнецк, Анжеро-Судженск, Томск шәһәрләреннән, Башкорстан, Татарстан районнары һәм Казан каласыннан килде. Фестивальгә үз эшләрен Җирле мөхтәриятләр, Татар мәдәнияте үзәкләре, музейлар, мәктәп-мәдрәсәләр, балалар бакчалары, китапханәләр, мәдәният йортлары, ансамбльләр, массакүләм мәгълүмат чаралары җибәргән иде. Фестиваль төрле буын вәкилләрен, төрле һөнәр ияләрен берләштерде. Сабыйлар, укучылар, студентлар, кооператорлар, эшкуарлар, төрле өлкәдә эшләүче җитәкчеләр катнашканын әйтә алабыз.

Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева үз чыгышында татар телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли ашларыбызны, үрнәк булырдай сыйфатларыбызны саплап, аларны түкми-чәчми яшь буынга тапшыру мөһимлеген искәртте. Әлбәттә бу юнәлештә Татар мәдәнияте үзәкләре әйтеп бетергесез роль уйный ала, диде. Бүгеннән Россиядә халык санын алу башланып китүен дә искәртте. Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге тәҗрибә уртаклашырдай мәйдан булып торганлыгын җиткерде.

Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү аасоциациясе Башкарма директоры Фәрит Уразаев саллы фикерләре белән уртаклашты. Казан кооператив институтына, Татар мәдәнияте үзәгенә телне, гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендәге эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде.

ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты Башкарма директоры, Казан инновацион университеты доценты Айгөл Мөхәммәдиева ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры Энгель Тагировның тәбрикләмәсен укыды. Казан кооператив институтына, ректоры Алсу Нәбиевага “Шәфкатьлелек” Алтын медале һәм диплом тапшырылачагын хәбәр итте.

Танылган журналистлар, җәмәгать эшлеклесе Әлфия-Миңнуллина- Юнысова, «Нәсыйхәт» тапшыруы алып баручысы һәм редакторы Ләйсирә Фазлыева, жюри буларак фестивальдә катнашучыларга үз тәкъдимнәрен юллады. Мастер-класслар үткәрү кирәклеге дә әйтелде.

Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясе укучылары,педагоглары катнашты. Директоры Рәхимә Арсланова   тырышлыгында гимназия каршысында Абдулла Алишка бюст ачылды. Аларның үрнәк гамәлләр башкарулары яңгырады. 4 класс укучысы Мәлик Купаевның милли – киемнәрдә башкарган җыры һәркемнең күңеленә хуш килгәндер.

Казанның 4 гимназия-интернатыннан Гүзәл Гыймадиева “Асылташ” студиясе эшчәнлегенә тукталды.Укучылар “Мәгърифәт йолдызлары” проекты буенча иҗат ителгән спектакльдән өзек тә күрсәтте.

Татарстанның Әлки районы мәдәнияте бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина җитәкчелегендәге делегация сый-нигъмәтләре белән килгән иде. Алар фестивальгә бөтен Карга авылы халкы катнашкан “Килен төшерү күренешен” күрсәткән видеоязма җибәргән иде. Алар беренче урынны яулады. Рәсимә Гайфуллинага Рәхмәт хаты тапшырылды.

Танылган эшкуар Али Сөләйманов оештыручыларга рәхмәтен юллады. “Без бердәм булганда, бердәй эшләр башкарганда, без көчле Кавем”, диде.

Татар җыры “Алтын Барс” премиясе лауреаты Лилия Хәйруллина яраткан җырларын бүләк итте.

“Безнең кавем” II халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – Фестында катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Һәркемгә Назыйм Исмәгыйлев иҗат иткән, авторның имзасы белән Тукай портреты бүләк ителде. Фестивальгә килгән язмалар җыентыкка кертеләчәк.


7cd42cd9-0853-421d-84ed-2cf98ffa040c.jpg


Онлайн элемтәдә катнашкан Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче милләттәшебез, җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр Исмәгыйль Шәнгәрәев чит илләрдә телне, гореф-гадәтләрне саклау ысулларына тукталды. Төркиядән Айзирәк Гәрәева-Акчура даһи сәүдәгәр Әхмәтвәли Мәңгәр эшчәнлегенең тәҗрибә алырдай сыйфатларын санады. Аның әлеге язмасы беренче урынны яулады. Шулай ук Төркиядән Айгөл Зара Кәбирова, Лонданнан Рамил Миңнуллин, Австриядән Рива ханым һәм башка илләрдә, төбәкләрдә, авылларда яшәүчеләр һәрберсе сәламнәрен юллау белән бергә, фестивальнең әһәмиятен искәртте.


Онлайн-Фест ахырында барыбыз бергә Г.Тукайның “И Туган тел” җырын башкардык.

“Безнең кавем” II халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – Фесты Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте инстаграммы, Ютуб каналы аша турыдан-туры трансляцияләнде.

Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, Флюра Абдуллина