Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мөфти иң яхшы остазларны һәм иң алдынгы шәкертләрне бүләкләде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы барышында иң яхшы остазларны һәм иң алдынгы шәкертләрне бүләкләде.


DSC_9925_1.jpg


2020-2021нче уку елы дәвамында мөселман мәгарифе өлкәсендә хезмәт куючы тәҗрибәле мөгаллимнәрне һәм аларның лаеклы хезмәт җимешләрен билгеләп үтү максатыннан, Урыссу бистәсенең “Фәнис” мәдрәсәсеннән Илшат Яхин, “Мөхәммәдия”дән Ландыш Ибраһимова, Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсеннән Ринал Хаҗиев, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсеннән Аяз Мингалиев һәм Сәвия Сәмитова, Буа мәдрәсәсеннән Радия Хәсәнова, Кукмара мәдрәсәсеннән Илһамия Вәлиева, КИУдан Гүзәл Батыршина, РИИдан Венера Гарипова-Хәсәншина Татарстан мөфтие кулыннан рәхмәт хатлары алды һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.


DSC_9949_3.jpg


Татарстанның ислам мәгарифе системасында алдынгы хезмәт күрсәткечләре белән аерылып торган педагогларны хөрмәтләүдән тыш, дини уку йортларында белем алучы студентларга – уку алдынгыларына һәм иҗтимагый эштә актив булган, олимпиада, конкурс, викториналарда җиңү яулаган шәкертләргә Татарстан мөфтие стипендияләре тапшыру тантанасы да булып узды. Әлеге акчалата бүләккә дини уку йортларында белем алучы барлыгы сигез студент лаек булды: Мәрьям Садыйкова (Урыссу, “Фәнис” мәдрәсәсе), Зөлкарнай Гайфуллин (РИИ), Хәбибулла Курмаев (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе), Данис Таиров (Чаллы, “Ак мәчет” мәдрәсәсе), Мөхәммәд Бикбаев (Казан, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә), Кыялбек Бекболот (Буа мәдрәсәсе), Ләйлә Низамова (Әлмәт мәдрәсәсе), Дилшат Салихов (КИУ). Татарстан мөфтие стипендияләре ел саен көндезге бүлектә укучы тырыш шәкертләргә бирелә.


DSC_9939_2.jpg


Мөселман мәгариф эшлеклеләре форумы Нәзарәт тарафыннан ел саен уздырыла, ә иң яхшы мөгаллимнәрне һәм шәкертләрне бүләкләү күркәм традициягә әверелде.