Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Студент билетлары беренче курс шәкертләренә тапшырылды

Мәдрәсәдә укуларның инде икенче ае бара. Бу көннәрдә беренче курс шәкертләре дә тулы студент булдылар: дәресләр алалар, өй эшләрен башкаралар, мәдрәсәдә узучы иҗтимагый чараларда да, хуҗалык эшләрендә дә актив катнашалар.


f92e38c0-f240-4d4c-a95f-fcc0234e3b29.jpg

Өйлә намазыннан соң мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт һәм уку эшләре буенча мөдир Аяз хәзрәт аларга студент билетларын тапшырды. Ул аларны мәдрәсә тәртипләрен өзлекле үтәргә, милләт асыллары булып җитлегер өчен барлык көчләрен куярга өндәде. Аяз хәзрәт шәкертләргә укуда сынатмаска, мөгаллимнәргә хөрмәт вә итагать күрсәтергә чакырды.


Намаздан соң мөгаллимнәр укучыларның тору урыннарын карады, көнкүрешне оештыру буенча киңәшләрен бирде. Шәкертләргә уку өчен барлык шартлар да тудырылган. Алар уку дәверендә тәҗрибәле мөгаллимнәрдән гыйлем алалалар, күренекле имамнар һәм мәшһүр татар зыялылары белән аралашалар.