Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә татар мәгарифе тарихына багышланган даими мәдәни укулар башланып китте

“Безнең мирас” журналы редакциясе Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә белән берлектә “Күренекле шәхесләрнең исмен мәңгеләштерү, тарихи биналарны саклау мәсьәләләре” дигән темага түгәрәк өстәл утырышы уздырды. Дини-мәдәни җыен Болгар дәүләте тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган иде. . Аның эшендә Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, профессор Индус ага Таһиров, “Безнең мирас” журналының баш мөхаррире Ләбиб әфәндн Лерон, тарих фәннәре кандидаты, Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Айрат хаҗи Фәйзрахманов, Тәтеш хакимияте вәкиле, Татарстанның атказанган урианчысы Ирфан ага Халитов, танылган җәмәгать эшлеклесе Гомәр хаҗи Гайнетдинов, Тәтеш якташлылыгы җәмгыяте рәисе, мәдрәсә иганәчеләре шурасының рәистәше Харис хаҗи Камалиев, мәдрәсә мөгаллимнәре, шәкертләр катнашты. Чара мәдрәсәнең яңа музеенда узды. Утырышны Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды.


66d55a29-4053-4acd-885b-ce7a883639c1.jpg


Җыен мәдрәсә шәкерте Йосыфның Коръән укуы белән башланды. Җәлил хәзрәт матур итеп ил-көнебезгә, милләтебезгә алдынгылык, бердәмлек, уңыш, иманлы гамәлләр теләп матур итеп дога кылды.


a658fd6e-fc68-44b0-be1e-dc15dab26986.jpg


Бу утырышта данлыклы Казаковлар нәселенең татар мәгрифәте үсешенә керткән зур өлеше турында фикер алышулар булды. Казаковлар нәселе тарихы татар халкының бик күп танылган шәхесләре тарихына бәйле. Моңа мисал итеп, Мөхәммәтҗан Казаковның хатыны Бәдыйгиҗамал аркылы атаклы Юсуповлар нәселе белән бәйләнешен әйтергә була. Оныклары Зөләйханың – Абдулла Апанаев белән, Бибирабиганың – профессор Газиз Гобәйдуллин бедән никахлашуын беләбез. Атаклы революционер Мулланур Вахитовның әнисе - Өммегөлсем Казакова. Мостафа Казаковның оныгы Мәрьям гражданнар сугышы герое генерал-лейтенант Якуб Чанышевның хатыны. Исхак Казаков Татарстанда халык комиссарлары шурасы рәисе булып эшләгән зат. Казаковлар нәсел агачының тамырлары тирән булган кебек, ботаклары да бик югары сузылган. Бу бик шанлы нәсел. Аларның мирасы да бик зур – аны өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле безгә.


9988f824-dc20-4bde-aeeb-18bd3c0cf2a3.jpg


Төп докладны Ләбиб әфәнде ясады. Ул Исхак Казаков турында, аның Тәтеш җирлегендә, республикада күрсәткән хезмәтләрен тасвирлап китте, аның истәлеген мәңгеләштерер өчен татар җәмәгатчелеге алдында нинди бурычлар торганын бәян кылды. Тәтеш шәһәрендә эзләнүләре турында сөйләде. Ильяс хәзрәт Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәткә, элек Казанда Казаковлар мәчете булган урынында бер истәлек билгесе кую, яисә кечкенә генә булсада гыйбадәт йорты җиткерү турында тәкъдим белән чыкканын искәртте. Бу тәкъдимне Җәлил хәзрәт, Айрат хаҗи хуплап дәлилләделәр. Шулай ук утырышта олуг шәхесләрнең кабер ташларын, чардуганнарын торгызу өчен хәйрия фонды оештыру турында фикер алыштылар. Бу юнәлештә “Безнең мирас” журналы редакциясенең дә, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең дә инде нәтиҗәле эшләре бар.


8aada6f4-63fd-42c5-8ce3-7e1b5cc659da.jpg


Утырышта яңгыраган тагын бер тәкъдим дә Казаковлар нәселе белән бәйле. Безнең иәдрәсәдә Мөхәммәдия белән берлектә 1907 елның маенда, ягъни 114 ел элек, татар мөгаллимнәре өчен беренче Бөтенруссия педагогик курслары уза. Курслар 2-21 майда эшли, анда Казан, Вятка, Пермь, Өфе, Ырынбур, Түбән Новгород һәм башка губерналардан килгән мөгаллимнәр белемнәрен күтәрәләр. Аларга дин белеменнән тыш, арифметика, геометрия, география, тарих, педагогика фәннәреннән дәресләр бирелә. Курслар халкыбызның үткәнен өйрәнү, киләчәген күзаллау мәйданчыгына әйләнә. Галимҗан һәм Салихҗан Галиевлар, Габдулла Апанаев һәм Габделхәмит Казаков шушы җыенда татар мөгаллимнәрен хәзерләү өчен югары уку йорты ачу турында тәкъдим белән чыга. Кызганычка каршы укулар бары ун көн генә эшләп кала. Тиешле рөхсәт алмаган дигән сылтау табып, Казан губернаторы Стрижевский курсларны ябу хакында күрсәтмә бирә. Мөгаллимнәр арасында тентү үткәрелә, уку әсбаплары, эш дәфтәрләре тартып алына, күбесе Казаннан куыла. Галимҗан һәм Салихҗан Галиевлар, Габдулла Апанаев һәм Габделхәмит Казаков Вологда губернасына сөргенгә озатылалар. Татар зыялылары бу хәлне чын фаҗига итеп кабул итә. Менә шундый тарихи да, гыйбрәтле дә, милләтебезнең язмышын бик төгәл чагылдырып торган бер хәл. Ошбу вакыйгага киләсе елга 115 ел була. Утырышта катнашучылар бу вакыйганы билгеләп ике мәдрәсә бинасына да истәлек тактасы кую, Бөтенроссия мөгаллимнәр форумын үткәрү тәкъдиме белән чыкты.


2b9eb836-0834-40b8-8e17-598707bcac88.jpg


Утырыш ахырында Ильяс хәзрәт: - “Болай, Ал мәчеттә – ошбу татар дөньясы өчен кадерле урында, җәмәгать белән, татар зыялылары белән җыелып тарихыбыз, бүгенге тормышыбыз һәм киләчәк турында фикер алышуларны даими итәргә дигән фикеребез бар. Әгәр сез хупласагыз без бу очрашуларны даими рәвештә өч айга бер уздырырга исәбебез бар”, - диеп мөрәҗәгать итте. Аның фикерен барысы да яклап чыкты. 


4998fcb1-fd5c-4b10-81ae-a9137317e6d5.jpg


Чара матур аш мәҗлесе белән тәмамланды. Бу көнне Ильяс хәзрәтнең туган көне булуы сәбәпле барысы да чын күәелдән чын татар мәдрәсәсен җитәкләгән шәхесне котлап, аңа рәхмәт сүзләрен белдереп, саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр, иҗади уңышлар, яхшы шәкертләр теләделәр.

Зөлфәт Мингалиев