Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

“Вәлиулла хәзрәт өммәтебезнең рухи лидеры һәм милләтпәрвәр иде”

Унынчы юбилей укулар дин әһеленең туган көненә (4 сентябрь) багышланды һәм ул Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте. Ул Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты тарафыннан оештырылды. Конференция танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелде.


DSC_9080 (1).jpg


Якупов укуларында зыялылар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Вәлиулла хәзрәтнең элеккеге хезмәттәшләре катнашты. 

Унынчы юбилей укуларын Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рафыйк Мөхәммәтшин алып барды. Сәламләү сүзендә ул Вәлиулла хәзрәтне Россия өммәтендә иң зур шәхесләрнең берсе дип атады һәм Якупов укуларына “дин әһелен, күренекле мәгърифәтчене искә алырга гына җыелмыйбыз, үзебезне борчыган актуаль проблемалар турында да сөйләшәбез” дип белдерде.

Катнашучыларны беренче булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул танылган дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның туган көненә туры китереп уздырылучы Якупов укуларында аның шәхесен һәм мирасын искә алуыбызны билгеләп үтте. “Вәлиулла хәзрәт – Ислам кыйммәтләре һәм милләтебезнең асылын саклап калу хакына Аллаһ юлында батырларча һәлак булган шәһит. Ул – халкыбызның тугры улы. Бүгенге җыеныбыз аның рухына дога булып ирешсен. Раббыбыз аның игелекләрен кабул итсен һәм Җәннәтләр белән бүләксен! Ә без исә аның мирасын истә тотарга һәм аны өммәтебез файдасына өйрәнергә тиешбез”, – дип теләкләрен җиткерде ул.

Камил хәзрәт ассызыклап узганча, Вәлиулла хәзрәтнең дини-мәгариф эшчәнлеге бернинди матди-техник һәм теоретик нигез булмаган вакытка туры килә. Вәлиулла хәзрәтнең көче белән Татарстанда бу ресурслар барлыкка килә. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен кайтаруда да аның өлеше зур. Апанай мәчетен торгызуда да Вәлиулла хәзрәтнең тырышлыклары бәяләп бетергесез. Имам-хатыйб булып билгеләнгән беренче көннән үк ул үзен тулысы белән әлеге татар-мөселман һәйкәлен торгызуга багышлый. Ә “Иман” нәшрияты Хәнәфи мәзһәбе традицияләренең тугры дәвамчысы булып тора, ул гомере буе исламның хак кыйммәтләрен тарату өлкәсендә эшли һәм аңа бу эштә, дәгъвәт буенча күптөрле башлангычларда үзе оештырган нәшрият булыша. Әлеге һәм башка җитди, фидакарь хезмәт юнәлешләре, шул исәптән Вәлиулла Якуповның фәнни, дини басмалары хакында үз чыгышында мөфти тәфсилләп сөйләде. Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, үз вакытында динне өлешчә Вәлиулла хәзрәт басмалары аша өйрәндем, диде ул.

Камил хәзрәт мәрхүм Вәлиулла хәзрәтнең тагын бер сыйфаты хакында телгә алды: милли үзаңы бик көчле булган, милләтпәрвәр шәхес була. Татар дин галимнәренең китапларын бастырып кына калмыйча, ул хәтта аларның шәхесләренә һәм мирасларына багышлап фәнни конференцияләр, кичәләр дә уздырган, татарның милли үзенчәлекләрен Ислам гына саклап калачагын һәрчак искәртеп торган. “Диния Нәзарәтенең бүгенге шактый казанышлары Вәлиулла хәзрәт башлап җибәргән традицияләргә нигезләнә һәм аның мәгариф һәм оештыру эше белән бәйле, дип уйлыйм. Хакыйкатьтә, Вәлиулла хәзрәт шәхесенең бөтен киңлегенә һәм тирәнлегенә безнең төшенүләребез әле алда булыр... Вәлиулла хәзрәт — татар-мөселман өммәтенең чын рухи лидеры иде һәм, иншәАллаһ, чын шәһид булып китте. Раббыбыз аны Үзенең Рәхмәте белән бүләкләсә иде, ә безгә, Вәлиулла хәзрәткә биргән шикелле, тугрылык, тырышлык, ихтыяр көче, ару-талуны белми эшләү сәләтен бирсә иде”, – дип изге теләкләрен җиткерде Камил хәзрәт.

Мөфти хәзрәт, шул көнне туган көне булган танылган җәмәгать эшлеклесе Фәрит хаҗи Мифтаховны тормыш бәйрәме белән тәбрикләп узды.


DSC_9127_0.jpg


Алга таба сәламләү сүзе һәм кайбер истәлекләрен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җиткерде. Ул Вәлиулла хәзрәтнең эшчәнлеген әйтеп бетергесез колачлы булуын, аның алдан күрүчәнлек сәләтенә ия булуын, дин, милләт өчен янып йөрүен билгеләп узды. Гаять актив, идеяләргә бай, тырышлыгы белән мөселман өммәтендә үзен тиз таныткан Вәлиулла хәзрәтне бар яктан үрнәк шәхес һәм дин әһеле буларак китерде. Татарстанда ул күп эшләрнең башында тора, беренче булып юнәлеш бирүче була. Моңа мисал итеп ул Татарстанда Балтач мөхтәсибәтеннән беренче булып башланып киткән һәм оештырылган Гошер бәйрәмен мисалга китерде, мәчет ачылышында йөздән артык баланың катнашуына Вәлиулла хәзрәтнең игътибар бирүен, алай гына түгел, мәчетләрнең үз финанс базасы һәм чыганагы булырга тиешлеге хакында чыгышлар ясавын ассызыклады. Вәлиулла хәзрәт Татарстаннан читтәге татар мәхәлләренең язмышы өчен дә борчыла торган була, аларны кире какмый һәм Казан мөфтияте исеме астында ачылган оешмага берләштерү кирәклеген әйтә. Әлеге фикерне бүген конференциядә катнашучыларга Җәлил хәзрәт кабаттан искә төшереп үтте, аеруча моның халык санын алу алдыннан актуаль булуын җиткерде.

Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән багланыш буенча идарәсе дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Әскәр Гатин бүгенге конференциянең унынчы мәртәбә үткәрелүен символик мәгънәгә ия дип атады: “Ун ел эчендә республикабызда күп үзгәрешләр булып үтте, Болгар ислам акдемиясе үз эшен башлап җибәрде, республикабызда төзек дини белем бирү системасы булдырылды. Мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән эш яңа дәрәҗәгә җитте. Аның рухы Аллаһ рәхмәтендә булсын! Укулар катнашучылар өчен дә, тыңлаучылар өчен дә файдалы булачак дип өметләнәм. Алдагы елларда конференция дәвамлы булсын һәм Вәлиулла хәзрәт Ягъкуповның мирасын, эшчәнлеген өйрәнү аңа изге дога булып ирешсен!” – диде ул.

Әскәр Гатин республикабызда күп кенә районнарда ел саен үтүче күп кенә «укулар»га карата фикер-тәкъдимнәрен дә җиткереп узды: “Авыл имамнарына да, авыл халкына да «укулар» чын фәнни һәм дини белем тарату чаралары була ала. Авылларда андый чаралар кирәк, аларның сыйфатын һәм нәтиҗәлеген арттыру максатыннан берничә тәкъдим ясарга мөмкин: абруйлы галимнәргә һәм вәгазьчеләргә чыгыш ясар өчен вакыт калдыру; беренче өлештә җирле тарих, данлыклы якташлар турында чыгышлар булса, икенче өлештә абруйлы дин белгечләрен һәм фән галимнәрен чакырып, халыкка тарихыбыз, дин турында лекцияләр, халыкны борчыган сорауларга «тере» әңгәмәләр үткәрү; фәнни-агарту эшен җәмгыятьтә киң җәелдерү һ.б.


dd40e930-a1e9-49bd-a32c-1d5a917caa12.jpg


Вәлиулла хәзрәт белән иңгә-иң торып күп еллар хезмәт иткән Ильяс хәзрәт Җиһаншин үз чыгышында аның күпкырлы хезмәтен яктырткан мизгелләрне искә алды. “Татарстан Диния нəзарəте төзелгəч татарлар күплəп яши торган төбəклəрдəге мəхəллəлəр белəн даими эшлəү, башка төбəклəрдə мəхəллə булып оешып эшлəп килүче татар мəхəллəлəрен бер үзəклəшкəн оешмага туплау мəсьəлəсе көн кадагында булды. Бу юнəлешнең һəм «Казан мөфтияте» ассоциациясен оештыруның да төп идеологы булып, үзе дə моңа кадəр милли хəрəкəттə актив катнашкан, башка төбəктəге кардəшлəребезне берлəштерер өчен күп көч куйган Вəлиулла хəзрəт торды. «Казан мөфтияте»н беренче гамəлгə кую, оештыру эшлəре белəн ул шөгыльлəнде. Бу оешма шул вакытта Рəсəй җирлегендə эшлəп килүче татар мəхəллəлəрен берлəштереп, киңəш-табыш итеп җайлы гына эшлəде. Замана хəллəре бу чараның урынлы булганын исбатлады. Хəзер дини җəмəгатьчелектə мондый оешып хезмəттəшлек итүгə икенче сулыш өрергə кирəк дигəн фикер бар. Вәлиулла Якупов татар теленә бик игътибар булды, әдәби телне генә түгел аның төрле диалектик сөйләмнәрен дә үзләштерде. Кешедән гыйлем алырга бер дә тарсынып тормады. Әле дә шәкертләребезгә, безнең мәдрәсәнең горурлыгы булган милләтпәрвәр хәзрәтне, татар теленә мәзәҗбәт уятыр өчен үрнәк итеп китерәбез, аның мисалында тәрбиялибез, музеебызда аның белән бәйле булган ядкәрләрне кадерләп саклыйбыз”, диеп сөйләде Ильяс хәзрәт.

 

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәге аспиранты Василий Иванов хәзерге вакытта Вәлиулла хәзрәтнең дини карашлары буенча кандидатлык диссертациясе яза. Яшь галим “Татар дин галиме Вәлиулла Якуповның хезмәтләрендә кадимчелек һәм җәдитчелек” темасына чыгыш ясады. Шулай ук Аксубай районы Түбән Майна урта мәктәбе директоры Рафик Насыйров “Вәлиулла хәзрәт Якуповның 1990нчы еллар башында татар мөселман яшьләр хәрәкәтен нигезләве” турында сөйләде. “Тарихи аң” социаль-гуманитар фәнни эзләнүләр төбәкара иҗтимагый оешмасының Казан (Идел буе) филиалы җитәкчесе Рәис Сөләйманов “Вәлиулла Якуповның шәхси архивы: документларның торышы һәм аларның Татарстандагы яңа ислам тарихы чыганагы буларак кыйммәте” дип исемләнгән чыгышында Вәлиулла хәзрәт Якуповның бастырылмаган, дөнья күрмәгән язма мирасын өйрәнү темасына тукталды.


DSC_9348_1.jpg


Унынчы юбилей укулары Татарстанның Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев тарафыннан дога кылып һәм аш мәҗлесе белән төгәлләнде.