Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Буада II Әхмәр хәзрәт Толымбаи укулары узды

Әлеге чара Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелүче Халыкара мәдәни үзәкнең “Культурное пространство усадьбы: от двора до салона” фестивале кысаларында узды.

Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаи (1763-1819) – заманында Идел буенда данлыклы ишан буларак танылган шәхес. Ул, Бохарада белем алып, берничә көнчыгыш тел өйрәнеп, Буага кайта, туган авылында мәчет белән мәдрәсә салдыра. Бүгенге көндә, хәзрәтнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаи каберенә юл торгызу, Әхмәр хәзрәт мавзолеен үз эченә алган  этнографик-мемориаль комплекс төзү эше алып барыла. Укулар шушы этнографик-мемориаль комплекста узды.


print_7572059_5391453_0.jpg


Быелгы укуларда Казандагы Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Буа районы хакимияте башлыгы Ранис Камәртдинов, “Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаи” китабы авторы, тарихчы Рифат Каюмов, әдәбият галимнәре, журналистлар, татар зыялылары, дин әһелләре, авыл халкы катнашты.


print_7572059_5391510_0.jpg


Бүген укуларда катнашучылар, Әхмәр ишанның каберендә булып, аның рухына дога кылды.