Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Кукмарада "Өркеш укулары" үтте

Өркеш авылы мәхәлләсе оешуның 20 еллыгы уңаеннан, 8нче августта Кукмара районы Өркеш авылы мәчетендә “Өркеш укулары” үткәрелде. Дини җыен «Дини уку йортларында укучыларны хезмәт белән тәэмин итү» темасына багышлап үткәрелде.


12_107.jpg


Әлеге чараны олылап килгән кунаклар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Россиянең һәм Татарстанның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, шулай ук Арча, Мамадыш, Саба районнары мөхтәсибләре, Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшин, Мамадыш мәдрәсәсе мөдире Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар, имамнар, дин эшлеклеләре бар иде.


15_65.jpg


Өркеш авылы мәчетендә батыр йөрәкле Фәниябикә абыстай һәм Габдерәшит хәзрәт Җәләлиевлар үзләренең барлык тырышлыкларын балаларны, олыларны Ислам дине кушканча тәрбияләүгә куялар. Өркеш укулары балалар өчен болында Сабантуй бәйрәме белән дәвам итте. Барлык кунаклар да әлеге чараның оештыручылары булган Өркеш мәхәлләсе имамы, абыстае һәм авыл халкына бик рәхмәтле булып киттеләр.


16_53.jpg