Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Җәлил һәм Ильяс хәзрәтләр күренекле татар шәхесләре каберләрен зыярәт иттеләр

Татар-мөселман дөньясында зур вә якты эз калдырган Эдуард хаҗи Ганеев, Аббас хәзрәт Бибарсов, Кязыйм әфәне Дебердиев  каберләрен зиярәт итеп, хәзрәтләр аларның рухларына дога кылдылар.


8385e3f5-6b45-4dd0-ad58-ed108e915cb2.jpg


Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе  мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин ике көн дәвамында Саратов һәм Пенза өлкәләрендә дәгъвәт сәфәрендә булдылар. Аларны өлкә мөселманнары Диния Нәзарәте җитәкчеләре - мөфти  Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов, Ислам хәзрәт Дашкин  һәм бу өлкәләрнең дин әһелләре озатып йөрде.


650e2a8b-99b8-4a1f-84d1-9af3e870ac37.jpg


Хәзрәтләр Петровск шәһәренә сәфәр барышында Петровский районы Яңа Усть-Уза авылы халкы белән очрашу уздырдылар, Усть-Күрдем бистәсендә танылган меценат Эдуард хаҗи Ганеев каберендә булдылар, Саратов Җәмигъ мәчетендә татар зыялылары һәм мәчет әһелләре белән әңгәмә кордылар.  Пенза өлкәсендә Татарстан кунаклары балалар өчен оштырылган  җәяләүләрдә булдылар, алар белән әңгәмә кордылар. Ильяс хәзрәт Татарстандагы дини уку йортлары турында сөйләде.  Городище районы Урта Әләзәндә  Аббас хәзрәт Бибарсов, Кязыйм әфәне Дебердиев  каберләрен зиярәт итттеләр. Аббас хәзрәт салдырган  мәчеттә халык белән очраштылар.


67756ffc-120b-4068-a919-69e64f7c6d34 (1).jpg


3879dbbf-9341-4231-878e-690ffe6b095c (1).jpg


Хәзрәтләребез кайда гына булмасын, халык эчтәлекле очрашулардан бик канәгать калды. Уртак тел кайда гына булмасын бик тиз табылды. Өлкән һәм урта буын татарлар өчен Җәлил хәзрәт Рәсәй җирлегендә милли герой. 90-нчы елларда рухи үсешен башлаган, күп кенә туганнарыбыз Җәлил хәзрәт язган китаплар, мәкаләләр, брошюралар укыган, аудиоязмалар, тыңлаган, диндә үгет-нәсихәтләр алган. Һәр татар имамы диярлек аның вәгазьләре белән җомгага әзерләнә. Күп затлар аның лекцияләре вакытында үзләре өчен бик күп кызыклы фактлар һәм зирәклекләрне билгеләп үттеләр. Ул дөньялык вакыйгаларын, булган хәлләрне гыйбрәт итеп сөйләп иманны ныгытыр өчен, халыкка үгет-нәсыйхәт итер өчен куллана. Саратов һәм Пенза мөселманнары белән очрашуда хәзрәт казыйның эш принциплары белән уртаклашты, мөселманнар казыйга нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә икәнен бәян итте. Нигездә, бу аерылышу-талак, милек бүлү, мөселманнар арасында сәүдә мөнәсәбәтләре мәсәләләре.


9b3f6ffb-5d3a-40ac-a968-9134c23c0f08.jpg


Җәлил хәзрәт, вазифасына карамастан, бик тыйнак һәм талымсыз кеше икәнен күрсәтте. Ул меңләгән аудиторияләр алдында да, 30 кеше алдында да бик теләп чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде һәм киңәшләрен бирде. Аның сүзләренчә, иң мөһиме, нәтиҗә һәм сан түгел, иң мөһиме - Аллаһы алдында синең тырышлыгың.


Танылган хәзрәтләрнең Саратов  һәм Пенза өлкәләренә дәгъвәт сәфәре туганлык җепләрен тагын да ныгытты, милли һәи рухи бердәмлеккә тагын бер нык нигез ташы булып ятты. 


7a6acc26-a2a2-4d5f-a682-12f624dda549.jpg