Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре мәшһүр дин әһелләренең каберләрен барлауны дәвам итәләр

Мәдрәсә әһелләре, галимнәр белән берлектә, мәшһүр дин әһелләренең каберләрен барлауны дәвам итәләр. Бу эштә шулай ук Яңа татар бистәсе зираты мәчете имамы Роберт хәзрәт Вәлиев зур ярдәм күрсәтә. Ул күп еллар безнең мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт белән бергә бу өлкәдә хезмәт куя. Соңгы елларда гына да, М.Галикәев, Ш.Хәмиди кебек мәшһүр татар руханиларының һәм зыялыларының дистәдән артык каберләре тәгаенланды.

Бу атнада Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айдар Гайнетдинов белән берлектә Яңа татар бистәсе зиратында бер төркем дин әһелләре, шәкертләр эзләнү эшләре алып бардылар.

Бу юлы 10 мәхәллә мәчетенең имамнары – “Якубия” мәдрәсәсенең мөдәррисләре булып торган Шаһиәхмәт хәзрәт Имәнкулов һәи Габделкаюм хәзрәт Бадыйков һәм башка мәшһүр затларның каберләре һәм кабер ташлары табылды. Мәрхүмнәрнең баш очларында Коръән укып дога кылынды.

IMG-20200604-WA0007.jpg

IMG-20200604-WA0028.jpg

IMG-20200605-WA0010 (1).jpg

“Бу ташлар табигый рәвештә җимерелеп, уалып бара. Текстларына да зыян килә . Бу ташларны якын арада реставрацияләргә кирәк”, - ди галим. Шул сәбәпле кайсыбар ташларны яңарту вә саклау турында фикер алышынды.