Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә Рамазан аенда алып укыган Коръән хәтеме багышлау үтте

Ураза гаете көнне мәдрәсәдә Рамазан аенда алып укыган Коръән хәтеме багышлау үтте. Анда онлайн рәвештә мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәре катнашты. Ай буе Коръән хәтем кылуны - Изге Китабыбызны тулысы белән укып чыгуны мәдрәсәнең 3 курс шәкерте Камил Мостафин алып барды һәм төгәлләде.

rozovaya_mechet.jpg

Җыелган җәмәгатькә мәдрәсә җитәкчесе, “Ал” мәчет имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт вәгазь сөйләде, Рамазан ае белән котлады, төрле төбәкләрдә имамчылык итүче имам-мөфтиләрдән, мәдрәсәнең күренекле иганәчеләреннән котлау-сәламнәрне җиткерде, авыр вакытта да укуларны онлайн рәвештә өзлексез алып барган өчен укытучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шәкертләргә, шулай ук он-лайн рәвештә баоучы, имтихан-зачетларны уңышлы тапшыруны теләде.



Ул шулай ук Рамазан ае вакытында мәдрәсә тарафыннан ярдәм тапшырылган Җәгъфәр хәзрәт, Газизулла хәзрәт, Мидхәт әфәнде һәм башка олы остазларның рәхмәт-сәламнәрен ирештерде.



Укылган хәтемне багышлап, мәчетебезнең икенче имамы Хәйдәр хәзрәт илебезгә, туган җирлегебезгә иминлек, татулык, авыру афәтләренннән азат итүне сорап, мәдрәсәләргә, мәхәлләләргә хәерле дәвамлыклар насыйп булсын диеп догалар кылды.