Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Саба районы Явлаштау авылы мәчетенә 95 ел

Авыл халы бу датаны мәртәбәле кунаклар белән бергә билгеләп үтте

Мәчетнең 95 еллыгын бәйрәм итәргә ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит хаҗи Мифтахов, безнең мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, район җитәкчеләре, дин әһелләре, Явлаштау авылы халкы килде. Тантаналы чарада Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләү җиткерелде, бүләкләр тапшырылды.

0160.jpg

Саба районы Явлаштау авылы мәчете районда бердәнбер манарасы киселми калган иман йорты. Республикабызның «Мәдәни мираслар» исемлегенә кертелгән тарихи ядкарь булып исәпләнә.

Беренче иман йорты бу авылда 1871 елда ук төзелгән була. 1924 елда көчле янгын чыгып, авылдагы 17 хуҗалык юкка чыга, ут телләре мәчетне дә читләтеп үтми. Әмма авыл халкының тырышлыгы белән мәчет торгызыла, манарага ай куела. Биредә 30нчы елларга кадәр азан тавышы өзелми.

 668e75cc-b9dd-4611-8cd7-dd733731e60a.jpg

Колхозлашу чоры башлангач, дин бетерелә, авыл мулласы Габделбәр хәзрәтне дә гаиләсе белән Себергә сөргенгә озаталар. Мәчет манарасын кисәргә дип килүчеләрнең бер өлешен халык бик яхшы итеп «сыйлап», кунак итеп озата. Әмма кабат килүчеләргә инде көрәк-сәнәкләр белән каршы чыга.

 

Дин тыелган заманнарда да авылда иман бетми, авыл халкы качып посып булса да дини йолаларны башкара. Мәчет бинасы озак вакытлар клуб булып тора, аннары китапханә ролен дә үти. 1993 елда мәчеткә реконструкция ясалып, ул халыкны кабат иманга чакыра башлый.


c7a52416-a7f8-4c3f-b865-47381d398b56.jpg