Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ильяс хәзрәт Газизулла хәзрәт Бикмуллинның хәлен белеп кайтты

Ильяс хәзрәт һәм безнең мәхәлләне үз итеп яратып килеп йөрүче танылган җырчы Нияз Җәләлов хәзрәтләрнең хәлләрен белештеләр, бүләкләр тапшырдылар. Мөхтәрәм хәзрәтләрне мәдрәсә исеменннән котладылар . Олы хәзрәтләргә сәламәт тормыш, исәнлек-саулык, бәрәкәтле гомерләр, күңел тынычлыгы теләделәр һәм иң изге теләкләр белән дога кылдылар.


355419bb-cdcf-4909-b53e-b7776c27f4e9.jpg

Газизулла хәзрәт безнең мәдрәсәне тәмамлагач ике дистәдән артык ел Мамадыш районы Иске Комазан авылында имам-хатыйб булып эшләде. Хәзер ул туган авылы Казмада тора. Газизулла хәзрәт әле дә һәрдаим безнең мәдрәсә белән тыгыз бәйләнештә тора, олы хәзрәтләр белән бергәләп уздырыла торган чараларда катнаша. Туган уку йортының уңышларына сөенә.