Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләргә Җәлил хәзрәт Фазлыев дәрес бирде

Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укучы шәкертләр хәзерге вакытта республикабызның мәхәлләләрендә тәтбикъ үтә. Кичке бүлек шәкертләре каникулда.


Ә хәзерге вакытта мәдрәсәдә читтән торып укучылар гыйлем җыя. Алар Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән. Йөзгә якын шәкерт арасында Татарстан, Чувашстан, Башкортстан, Мари Эль республикаларыннан, Ульян, Киров, Түбән Новгород өлкәләреннән килеп укучылар бар. Аларның күбесе инде башлыча татарлар яшәгән үз мәхәлләләрендә имам-мөәзин, мөгаллимнәр булып хезмәт итә.


Укулар вакытында алар белән күренекле имамнарыбыз һәм милләтебезнең күренекле шәхесләре бик теләп очраша. Җомга көнне алар алдында күренекле җәмәгать эшлеклесе, күп китаплар авторы һәм аларны бастырып таратучы Әдип хәзрәт Мадияров чыгыш ясады.

20200104_141032.jpg

Шимбә көнне аларга Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дәрес бирде. Ул шәкертләр белән әңгәмә корып аларга мәхәлләдә дәгъвәт эшләрен алып бару турында сөйләде, киңәшләрен бирде, аларның сорауларына җавап бирде.