Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Балтачта зур бәйрәм...

7 ноябрь көнне Балтач районы Яңгул авылы халкы зур бәйрәмгә Мәүлид ән-Нәби уңаена һәм авыл мәчетенең ачылуына 25 еллыгына багышланган чарага җыелды. Аларның шатлыкларын уртаклашырга Казаннан Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрид Фәиз улы Мифтахов, мөфтинең урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000-еллык исемендәге мәдрәсәсе ректоры Ильяс хазрат Җиһаншин, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов, Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, районыбыз имамнары һәм абыстайлары, авыл халкы, ерак якыннардан килгән кунаклар катнашты.

DSC_0303.JPG

Бәйрәм чарасы авылның мәдәният йортында Аллаһының Корьән аятьләре уку белән башланып китте. Мәктәп балалары тарафыннан мәүлид касыйдәләре, салаватлар һәм мөнәҗәтләр әйтелде. Бәйрәмгә килгән кунакларыбызның да бүген күңелләре шат, теләкләре бер. Авыл халкы мондый бәйрәмнәрдә бик еш катнаша, чөнки мондый мөхтәрәм бәйрәмнәрне биредә Балтач районы имам- мөхтәсибе Җәлил хазрәт тарафыннан әледән-әле оештырылып тора. Авыл халкы да ана олы рәхмәтен белдерә. Бүген алар өчен биредә икеләтә бәйрәм- Яңгул авылның мәчетенә 25 ел тулды. Шул уңайдан мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин Балтач төбәге инкыйлабка кадәр танылган дин әһелләре һәм бай шәхесләре белән дан тоткан. Ул Мөхәммәдзакир Камалов, Ишмөхәммәд ибн Динмөхәммәд әт-Түнтәри хәзрәтләре һәм дә Казандагы мәдрәсәбез урнашкан Ал мәчетнең имамы турында Шиһабеддин Мəрҗани хəзрəтлəренең язмалары буенча мəчетнең беренче имамы чыгышы белəн Биектау районы Əлдермеш авылы кешесе Хəмит бине Мортаза əл-Казани əл-Əлдермеши бине Нурмөхəммəд хәзрәт Кариле мəдрəсəсендə белем алган. Әле ике атна элек кенә Татарстаннан бер төркем делегация Уфа шәһәрендә булып кайттык. Сәфәребез вакытында тарихи урыннарны зиарат итәргә насыйп булды. Шәһәр үзәгендә борынгы ике манаралы мәчетне реставрацияләү эшен күрдек ә ул гыйбадәт йортын Түнтәр авылыннан чыккан сәүдәгәр иганәче Габделлатыйф хаҗи Хәкимов төзеткән “Хакимия” мәчете иде дип сүзен йомгаклап мәчетнең имам хатыйбы, мәдрәсәбезнең шәкерте Шәриф хәзрәт Нургалиевка тәбрикләү хатын һәм бүләкләр тапшырды.

DSC_0137.JPG

Мәҗлес өйлә намазы укыганнан соң мәчеткә янкорма итеп төзелгән мәдрәсә бинасында төшке аш белән тәмамланды.

9652863e-930c-4a63-8451-83a48c1ee7b7.jpg

Икенде намазы алдыннан Борнак авылына барып Ишмөхәммәд ибн Динмөхәммәд әт-Түнтәри хәзрәтләренең каберен зиарат иттек. Каберстанда бик тырышлык куелып ишан хәзрәтләренең кабере тирә-яклап матур, тимер рәшәткәләр белән тотып алынган, утырып дога кылыр өчен махсус эскәмияләр куелган. Бу зур хезмәтне үз өстенә алып Нәкыйп хәзрәтнең улы Рәфкать Нәҗипов башкарган. Аллаһы тәгалә разый булса иде.

DSC_0399.JPG