Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсәдә хөрмәтле кунаклар булып китте
Кунаклар арасында Татарстан республикасы язучылар берлеге рәисе Данил әфәнде Салихов һәм һәм күренекле җәмгыять эшлеклесе Сурия ханым Усманова бар иде.Аларның төп максаты Кама аръарягы районнарына керә торган тарихи урыннарны һәм танылган шәхесләрне барлау. Шул ният белән эш алып баручылар мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт белән фикер алыштылар. Алар мәдрәсә музее, китапханә белән таныштылар. Тарихи китаплар, кулъязмаларны карадылар.
Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт үзенең тарафдарлары белән бу төбәктә эшләрне берничә ел элек башлап җибәргән иде. Милләтәвәр зыялыларыбыз ярдәме белән МөхәммәдЗакир Чистави, Әхмәтзәки Сафиуллин һ.б шәхесләребезнең мирасын өйрәнү бара, аларның укуларны оештырып эзләрне яңарту эше эзлекле башкарыла. Очрашуда бергәләп эшләү турында фикер алышынды.