Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында чираттагы «Ганиев укулары» узды

Егерменче тапкыр узучы һәм беренче мәртәбә Эдуард хаҗи Ганиев исемен алган  әлеге фәнни-гамәли конференция эше башта өч секция кысаларында башланып китте. Аларның темалары дини һәм дөньяви мәсьәләләрне үз эченә алды.

b52aa36b-ff71-4587-a0ae-91638982dab6.jpg

Утырышның пленар өлеше башланыр алдыннан, район мәдәният йорты бинасында әлеге укуларга нигез салган Эдуард хаҗи Ганиев истәлегенә мәрмәр такта ачылды.

28f694ef-9636-450b-a461-add107d41037.jpg

Аны район башлыгы Илдар Мәһдиев белэн Эдуард хаҗиның тормыш иптәше Суфия ханым ачты. Район башлыгы карары белән Эдуард Ганиев исеме районның мәдәният йортына бирелде.

4b354d58-5df0-4436-bc26-9e217eee3c36.jpg

Сонрак укуларның пленар утырышы мәдәният йортында дәвам итте. Конференцияне губернатор Сергей Морозов исеменнән өлкә хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Екатерина Уба сәламләде. Чыгышларны, уңышлы эшләргә фатиха биреп, өлкә мөфтие, ахун  Илдар хаҗи Сафиуллин ачып җибәрде. 


Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров олы җыенны Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе  Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров исеменнән тәбрикләп, Эдуард хаҗиның милләт файдасына кылган күпкырлы эшләрен лаеклы дәвам итәргә чакырды һәм аның тормыш иптәше Суфия ханымга Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләкләрен тапшырды. 


Ильяс хәзрәт үзенең чыгышында, Эдуард хаҗиның  динебез өчен, төбәк мөселманнарының гыйлем дәрәҗәсен арттырыр өчен куйган хезмәтләрен, мәчет-мәдрәсәләргә чын йөрәктән булышлык иткәнен бәян итеп, җылы хатирәләре белән уртаклашты һәм мөфти Камил хәзрәтнең сәламләрен җиткерде.

Мәртәбәле җыенда  чыгышлар бүгенге көндә тел, дин һәм гореф-гадәтләрне саклау, аларны киләчәк буынга тапшыру хакында барды. Утырышларда икътисад, хәйриячелек, районны үстерү турында мәртәбәле чыгышлар яңгырады.  Өлкәнең эшмәкәрлекне һәм сәнәгатне үстерү корпорациясе җитәкчесе Руслан Гайнетдинов  җитәкләгән утырышта икътисад темасына, Татарстан белән хезмәттәшлек турында бик урынлы тәкъдимнәр белән чыктылар.

e3d73f3f-2c58-4338-bb18-346c9c3a984b.jpg

Бу тантанага һәрвакыттагы кебек Казаннан зур делегация барды. Анда бөтендөнья татар конгрессыннан Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров, безнең мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит хаҗи Мифтахов, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Казан ислам университеты Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов, Бөтендөнья татар конгрессының аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов катнашты.

48748ad3-eddb-4db5-9d78-1677e50266db.jpg

Татарстан делегациясе Кулаткага бару сәфәрендә шулай ук Буа мәдрәсәсе, Ульяновск шәһәренең Яңа шәһәр татар-милли мохтарияте эше белән танышып чыкты.

d4be0ece-c86e-4909-bffd-c31e831f17d0.jpg
6104abec-33a6-4bcd-997f-9877ecbd3fa5.jpg