Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Индус ага Таһиров беренче курс шәкертләренә студент билетларын тапшырды

Бу тантаналы вакыйга җомга намазыннан соң узды.

1d871b20-2d82-4cce-935e-2bb4e0a8d37e.jpg

Шәкертләрнең мәдрәсәдә гыйлем җыя башлаганнарына бер айдан артык вакыт узды. Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсәдә укулар инде кызганнан-кыза бара. Инде беренче курс шәкертләре дә тулы укучы булдылар: дәресләр алалар, өй эшләрен башкаралар, мәдрәсәдә узучы иҗтимагый чараларда да, хуҗалык эшләрендә дә актив катнашалар. Алар уку йортыбызның эчке тәртипләренә ияләшеп беттеләр, яңа тектерелгән форма киделәр. Шәкертләргә уку өчен барлык шартлар да тудырылган. Алар уку дәверендә тәҗрибәле мөгаллимнәрдән гыйлем алалалар, күренекле имамнар һәм мәшһүр татар зыялылары белән аралашалар. Бүген дә аларга олы юлга фатыйханы күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Индус ага Таһиров бирде.

362d7942-c3b7-43f0-bb2d-2bddb107b256.jpg

Ул шәкертләргә мәдрәсә тәртипләрен өзлекле үтәргә, укуда сынатмаска, укытучыларга хөрмәт күрсәтергә, милләт асыллары булып җитлегер өчен барлык көчләрен куярга өндәде. Намаз тәмам булганнан соң ул мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт белән шәкертләрнең уку бүлмәләрен, тору урыннарын карады, уку-тәрбия эшләрен оештыру буенча киңәшләрен бирде.

4ef88c5b-8a40-4f6c-83d3-df6e41117f26.jpg