Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Илһам ага Шакиров үзендә сакланган борыңгы китапларны мәдрәсәгә тапшырды

Мәхшүр татар җырчысы үз гаиләсе өчен кадерле булган ядкәрләрне мәдрәсәгә бирде.

20181215_145426.jpg

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам ага Шакиров исеменнән борыңгы китапларны мәдрәсәгә «Җыен» фондының башкарма директоры Фуат Рәфыйков тапшырды. Китаплар арасында тулысынча сакланган басмалар да, өлешчә генә булганнары да бар. Аларның исемнәре атаклы шәхесебезнең гаиләсе укымышлы, тәкъвә һәм һөнәрле булганын раслый. Чөнки дини китаплар белән бергә бирелгән басмалар арасында сәнәгать өлкәсенә караганнары да бар. Илһам ага тапшыргагн иң борыңгы басма 1857 елда чыккан. Иң кадерләп сакланган китаплар арасында “Иман шарты”, “Бәдәвам китабы”, Г.Баруди, К.Насыйри китаплары һ.б. басмалар. «Бәдәвам китабы» – бик матур, җиңел, аңлаешлы тел белән язылган, телдән-телгә, йорттан-йортка, буыннардан буыннарга күчеп килә торган, канатлы, тапкыр сүзләргә әйләнеп киткән, көйле-моңлы, дини, шигъри әсәр. Бәлки, шул китапны тыңлап үсү дә, Илһам абыйга киләчәктә милләтебез сандугачына зверелергә этәргеч биргәндер.

Илһам Шакиров биргән бүләкләр арасында «Ак юл» журналының 1914 елда чыккан бер саны да бар. Бу күренекле басма Казанда 1913-1916 елларда чыккан балалар өчен рәсемле әдәби журнал. Аңлаешлы язылганы, бай эчтәлеге һәм яхшы басылу техникасы буенча, шул заман матбугатында күренекле урын биләгән. Анда дин вә милләт турында язмалардан тыш, көнкүреш, балалар тәрбиясе темасына багышланган мәкаләләр урнаштырылган.


Илһам ага Шакировны без татар милли үзаңын уятучы шәхес диеп таныйбыз. Аның кешелеклелеге, игътибарлылыгы барабызга да үрнәк булып тора. инде дистәдән ел артык безнең мәдрәсә белән тыгыз элемтәдә тора. Ул мәдрәсәдә уза торган төрле чараларда, ифтар ашларында бик теләп катнаша, татар халкының тарихын, мәдәниятен тирән итеп белүе белән безне таң калдыра иде. Ул үзе дә күп кенә Коръән сүрәләрен яттан белә, имамнар артыннан укып бара иде. 2014 елда ифтарда җыелган халык алдында чыгыш ясап ул: «Татар халкын үлемнән Ислам дине белән, җыр-моң саклап калды!», - дигән иде.

IMG_8636.jpg

Әле быел гына Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә аның исеменнән корбан ашы мәҗлесе үткәрелде. Корбан ашы мәҗлесендә Илһам абый үзе катнаша алмаса да, дуслары, татар зыялылары, депутатлар, җәмәгать эшлекләре, дин әһелләре, артистлар атаклы шәхес турында бик матур фикерләр, җылы сүзләр әйттеләр, аңа саулык-саләмәтлек теләделәр.


Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров бүгенге көндә Казан шәһәре үзәгендә – Иске татар бистәсенең матур бер урынында – тарихи Апанай мәчете янындагы затлы йорттагы уңайлы фатирда көн күрә. Илһам абый шактый олы яшьтә булу сәбәпле, аның тормыш-көнкүрешен Хаҗиевлар гаиләсе кайгыртып тора. Шулай итеп, Илһам Шакиров олыгайган көнендә гаилә җылысы тоеп яши.


Җыен» фондының башкарма директоры Фуат Рәфыйков бүләкләрне тапшырганда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең юкка гына бу ядкәрләрне тапшырыр өчен юкка гына сайлап алынмавына басым ясап узды. Ул безнең уку йортында милләтебезне үстерү, гореф-гадәтләребезне саклау ниятеннән күп чаралар үтүен санады: ел саен икенче май көнне Яңа бистә зиратына барып күренекле дин галимнәребезнең, зыялыларыбызның каберләрен зиярәт кылу һәм аларның рухына дога уку, күренекле шәхесләребезнең иҗатына багышлап конкурс-бәйгеләр уздырылу, шәкертләрнең милли көрәш бәйгеләрендә һәм әдәбият-сәнгать белән бәйле вакыйгаларда актив катнашулары һ.б.


Мәдрәсәнең һәм «Җыен» фондының хезмәттәшлеге дин әһелләре һәм милләтебез зыялылары арасында туган тыгыз мөгалләмәләр урнаштырылуына матур мисал ул. Узган гасырның 80 нче еллары ахырында ук оешкан «Җыен» фонды татар телен, татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерүне, татарларны киңрәк танытуны максат итеп оештырыла. Фондның идарә рәисе вазифаларын озак еллар данлыклы галимебез Миркасыйм Госманов җитәкләде. Бүгенге көндә әлеге вазыйфаны ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев алып бара.


Республикабызда «Җыен» фонды һәр ел саен ике гает бәйрәмендә дә зыялыларыбызны, күренекле дин әһелләрен, чит илләрдәге татар диаспорасыннан да вәкилләр чакыртып бәйрәм мәҗлесләре үткәрүне гадәткә кертте. Бәйрәм чаралары бик яхшы әзерлек белән, бай, тирән эчтәлекле чыгыш ясаучылар катнашында уза. Фонд чыгарган тарихи китапларыбыз мәдрәсә китапханәсе киштәләрендә лаеклы урын алып тора. Татар зыялылары мәдрәсә уздырган чараларда һәрвакыт катнашып, шәкертләр һәм мөгаллимнәр белән аралашып тора.