Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ул милләтебезгә чын күңелдән хезмәт итте

Халкыбызның олы йөрәкле, милләтпәрвәр улы Эдуард хаҗи Ганиевны соңгы юлга озаттык


Эдуард Әнвәр улы Ганиевның үлеме турындагы хәбәр яшен тизлеге белән таралды. Татар дөньясында аны белмәгән кеше бик сирәктер. Ул милләткә чын күңелдән, тугъры хезмәт итүе, нинди ярдәм сорап барсаң да, аны хәл итү юлларын эзләп таба белүе, киң күңеллелеге белән аерылып торды. Кешеләрне яратты, шуңа күрә аның үзен дә хөрмәт иттеләр.


4136f91a-ddc0-4c87-8bff-5c03c8e6cde2.jpg


Эдуард Ганиевны соңгы юлга озатырга да бүген халык биһисап күп җыелды. Татарстан, Чувашстан республикаларыннан, Ульян, Пенза, Самара өлкәләреннән, Сарытау өлкәсенең бик күп шәһәр, район һәм авылларыннан килделәр.


Бөтендөнья татар конгрессыннан да кайгылы хәбәрне ишетүгә юлга кузгалдылар. Эдуард Әнвәр улы конгрессның якын дусты, Милли Шура әгъзасы иде, Татарстан Диния Нәзарәте, Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе белән дә һәрвакыт тыгыз элемтәдә булды. Аны җитәкчеләрдән алып, гади хезмәткәрләргә, шәкертләргә кадәр, барсы да хөрмәт итте.


Эдуард Ганиевны соңгы юлга озатучылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, Татарстан мөселманнары Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Сарытау өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, Ульян өлкәсе ахуны Илдар хәзрәт Сафиуллин, Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәмис Сафин, Ульян өлкәсе Иске Кулатка районы хакимияте башлыгы Илдар Мәһдиев һәм башка бик күп милләттәшләр катнашты.


09843e0d-c277-4a0e-b706-f5acb88bb3ca.jpg


Эдуард хаҗига җеназа намазын Җәлил хәзрәт укыды. Эдуард Әнвәр улы Ганиевны Саратов өлкәсендәге Усть-курдем авылында татар зиратында җирләделәр.


Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. Ул кылган изге гамәлләр татар халкының күңелендә онытылмаслык эз калдырды.