Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Нәҗип ага Нәккашның затлы күргәзмәсендә

Татар халкының талантлы уллары аның йөзен билгели. Гомерен халкыбызның тарихын, әдәбиятын, нәгыш сәнгатен өйрәнүгә багышлаган әдәбият галиме, нәкышчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе, Татарстанның рәссамнар берлеге, һөнәрчеләр пулаты, РФ каллиграфлар милли берлеге әгъзасы Нәҗип Фәйзерахман улы Исмәгыйлевнең (Нәҗип Нәккашның) 70 яше һәм иҗатына 30 ел тулуга багышланган затлы күргәзмәдә халкыбызның олылыгына тагын бер кат инандык.


cce009b4-abec-4e3e-a5e6-f1da6813b5bd.jpg


Нәҗип абый Нәккаш — каллиграфия сәнгате остасы, хаттат. 400дән артык шәмаил эшләгән. Шамаилләрендә – Коръән аятьләре, Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләре, хәзерге заман вакыйгалары урын алган. Шамаилләр буенча үткәрелгән күргәзмәләрдә, Россиякүләм проектларда гына да данлыклы шәмаильче 40 тапкыр катнашкан , 20 тапкыр шәхси күргәзмәсен оештырган. Чит илләрдә дә күргәзмәләре булган.

3e73b07a-2d9a-4a2e-8088-40d5644f0f47.jpg


Бүгенге тантана да юкка гына данлыклы мәчеттә узмады,Нәҗип абыйның Кол Шәриф мәчете диварларында төсле пыялага язылган 5 шәмаиле эленгән.


Шәмаилләр тупланмасы, Лениногорск шәһәре, Зәй районы Шәңгәлче авылы мәчетләренең бизәлеше өчен күренекле остага Г.Тукай исемендәге премия дә бирелә.


“Традицияләр яңарышы”дип аталган күргәзмәдә Нәҗип Нәккаш эшләгән тугралар,шәмаильләр белән беррәттән “Татар милләтенең бөек шәхесләре” дигән сериядән Ризаэддин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай кебек данлыклы улларына аталган яңа эшләр дә куелган иде.

7e9835aa-b377-4b2f-b139-fe9e0276ee92.jpg

Күренекле нәгышчының күргәзмәсендә катнашып,Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Колшәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов ,Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Казан Кремле музей-тыюлыгының директоры Зилә ханым Вәлиева һәм без дә үз фикерләребезне җиткердек.