Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре"Туган тел" оешмасының 30 еллыгын билгеләп үтүдә катнашты

30 ел элек оешкан милли-агарту оешмасының башында төрле буын, һөнәр кешеләре торды. Алар арасында, беренче көннәрдә үк, Ульяновск шәһәренең Яңа шәһәр районында “Яшьлек” клубы, соңрак Рамазан мөселман яшьләре оешмасын оештырган Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм Зөлфәт хәзрәт Мингалиевләр дә бар иде. Алар бу тантанага кунаклар итеп чакырылган иде.


Казан кунакларын башта Иделаръягы районы мәхәлләсендә, милли мохтариятендә каршы алдылар. Анда милләт язмышы, үткәнебез һәм киләчәгебез турында эшлекле түгәрәк өстәл оештырылган иде. Мәҗлес вафат булган милләт каһарманнарын, дин әһелләрен, шәһсән Коддус ага Сафиуллин, Иршат абый Җамалетдинов, Галимҗан ага Насыйров, Әминә апа Ибраһимова, Рауза апа Кәнәфиева, Наил Җаббаров, Солтан Вәлиев, Равил Гимадиев, мөфти Әюб хәзрәт Дебердиев, Азат абый Курчаков, мөфти Фатыйх хәзрәт Алиуллов, Ринат абый Сусаев һ.б. искә төшереп, рухлары шат булып урыннары җәннәттә булса иде дип дога кылу белән башланып китте.


762e0467-a98c-47cf-b6a4-6f443bd310ca.jpg


Түгәрәк өстәлне Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Шәүкәт хаҗи Богданов, Варис хәзрәт Равилов, Рафаэль хаҗи Нәҗметдиневләр әйдәп алып барды. Идел аръягында татар җәмәгатчелегенең утыз ел эшләгән эшләрен искә төшереп Ильяс хәзрәт: “Беренче җомга намазын, заводта, рәсми тыю булмагач, актлар залының сәхнәсендә узган гасырның 80нче еллар ахырында укый башладык. Җомгага йөрүчеләр арасында Рәкыйб абый Мингалиев, Зөлфәт Мингалиев, Нияз Мифтахов, Нияз Җаббаров, Камил Локманов, Илһам Миннегалиев, Рифат Шамсутдинов һ.б. бар иде Башлап тәравих намазларын, тулай торакта җыелышып укый идек. Безнең тарафтан беренче мәртәбә, әле мәчете булмаган Идел аръягы районында, ачык һавада, йөздән артык кеше җыелып, Рамазан гаете 1989 елда укылды”, - диеп хәтирәләр белән уртаклашты. Хәзрәт шулай ук милләт зыялылары алдында торган төп бурычлар, яшьләр белән эшләү турында фикерләрен җиткерде. Шәүкәт ахаҗи милли хәрәкәт, тарихыбызны өйрәнү мәсьәләләрен күтәрде. Варис хәзрәт үзенең яңа шигырьләрен бәян итте. Рафаэль хаҗи Иделаръягы мөселманнарының быел беренче мәртәбә гошер сәдакасы тапшырганын, мохтаҗларга ярдәм иткәннәрен сөйләде.


Өйлә намазын җәмәгать белән укыганнан соң татар зыялылары Ульяновск өлкәсе "Туган тел" оешмасының 30 еллыгын билгеләп үтүдә катнашты. Тантананы өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин башлап җибәрде. Җыенны “Ак калфак” оешмасы рәисе Асия хаҗия Мөлекова алып барды. Беренче котлаулар белән Халыклар дуслыгы йорты мөдире Нурия ханым Туркова, Ильяс хәзрәт Җиһаншин чыгыш ясадылар. Ул чыгышында ассызыклап: “Ульян җирлегендә милли хәрәкәтнең 30 еллыгына нәтиҗә чыгарып шуны әйтер идем - Милли үзаңыбызны вакытында уяттык. Милли яңарыш безгә дини күтәрелешкә ныклы җирлек бирде. Милли хәрәкәттә катнашкан милләт зыялыларының барысы да диярлек дин юлыннан китте, намаз әһеле булды”, - диеп белдерде.

c9f96ed3-65ff-4047-8676-4b00f9cea558.jpg


Ул “Туган тел” оешмасы рәисе Рифат хәзрәт Бульхинга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды. Ә милли мохтарият рәисе Рәмис әфәндегә “Яшьлек” яшьләр клубының, 30 ел элек кулдан карандаш белән эшләнгән,  эмблемасы тапшырылды – ул бу бинада эшләп килә торган музейга куелачак.

Туган тел.jpg


Чыгыш ясаучыларның барысы Аллаһы с.в.т. һәркайсыларыбызга киләчәк милләт файдасына, динебез хакына эшләребездә уңышлар, саулык, сабырлык, иман ныклыгы бирсә иде дип бер фикердә булды.


Тантана милләт асылларын бүләкләү белән тәмамланды. “Туган тел оешмасының” элекке рәисе, «Болгар яңарышы» җәмгыяте рәисе Шәүкәт хаҗи Богдановка Татарстан мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Җыелган халык тантаналы чаралар беткәч рәхәтләнеп өлкә сәнгать осталары чыгышын карады. Җыен милләтебез гимны - “Туган тел” белән һәм аннан соң матур табын артында дога кылу белән тәмамланды.

857d9190-8148-4868-b01a-a88b2487395d.jpg


Безнең мәдрәсә Ульяновск өлкә Диния Нәзарәте, мәхәлләләре, милли мохтарияте, татар зыялылары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Заманалар нинди генә катлаулы булмасын, рухи яктан багланышлар ныгу ягында гына. 2011 елда Эдуард хаҗи Ганиев тәкъдиме белән башланып киткән Кулаткы укулары татар халкының җыен, дини укулар, уртага салып халык белән сөйләшү кебек традицияләрен дәвам итә. Мәдрәсәбез әһелләре бу мәртәбәле җыенны оештырырга даими ярдәм вә теләктәшлек итә. Бу чараны дәвамлы итәргә дигән ныклы карарда торабыз ин шәә Аллаһ. Хәзерге “Туган тел” оешмасы рәисе Рифат хәзрәт Бульхин безнең мәдрәсәне тәмамлаган шәхес. Бүгенге көнебездә, Ульяновск шәһәре дин әһелләре Сәүбән хәзрәт Сөләйманов, Мөхәммәд хәзрәт Байбиков, Илдар хәзрәт Сафиуллин, Расүл хәзрәт Фатхуллов, Рөстәм хәзрәт Сафин, Рафаэль хаҗи Нәҗметдинев, Минрафыйк хәзрәт һ.б. белән дә уңышлы элемтәләребез бар, өзелмичә саклана, һәм дәвамлы булуы өметле.