Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре ГТО нормативларын үтәделәр

Бүген Казан шәһәре имамнары  мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Вахитов районының “Трудовые резервы” стадионына җыелды. Биредә алар беренче тапкыр “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Россиякүләм физкультура-спорт комплексы сынау нормативларын тапшыруда катнашачаклар. Бу – Казан мөхтәсибәте вәкилләренең беренче сессиясе, республика имам-мөхтәсибләре беренче сессияне быелның июнендә Чистайда үтәгән иде.

Сынау нормативларын үтәүдә безнең мәдрәсә җитәкчеләре һәм мөгаллимнәре дә катнашты.


Чара Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Шәһәр дин әһелләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, МАУ СОК “Трудовые резервы” директоры “Руслан Минабетдинов, Татарстан Республикасында РОО “ГТО” рәисе Эдуард Иванов, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкиле Илнур Шакиров һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.


Бу Казан мөхтәсибәтләренең беренче сессиясе, республика имам-мөхтәсибләре беренче сессияне июнь аенда Чистайда үтәгән иде. Шәһәр үзләренең физик әзерлекләрен җиңел атлетика, көч гимнастикасы һәм сыгылмалык буенча сынаячак: урта дистанциягә йөгерү (бер километрдан ике километрга кадәр), тартылу, күтәрелү, сикерү, 16 килолы гер күтәрү.


ГТО нормативларын үтәүдә 22 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге 65 имам катнашты.