Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ильяс хәзрәткә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде

Татар мәдәниятен үстерүдә, милли вә рухи тәрбиядә танылган эшләре өчен олы дәүләт бүләкләрен тапшыру Татар дин әһелләренең IX бөтенроссия форумы кысаларында узды.


Өч көн буена ислам дине әһелләре үзләрен борчучы мәсьәләләр турында фикер алышалар, тәҗрибә алмашалар, төрле чараларда катнашалар. Бүген башкалабызның “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Россия Мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов һәм башкалар катнашты.


print_4089287_3107481.jpg


Форумны Татарстан мөфтие урынбасары – Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды. Ул бу елның Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлануын искәртте. Татарстаннан, Россия төбәкләреннән 69 төбәгеннән 1076 делегат теркәлүен әйтте.


Пленар утырыш "Шамил" мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинның Коръән укуы белән ачылды.


Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, форум мәйданчыгы үзенең нәтиҗәлелеген раслады: катнашучыларга ул ислам дине, татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышырга мөмкинлек бирә.


«Бу форматта без тугызынчы мәртәбә очрашабыз. Бүген Россия масштабларында ислам күтәрелеше һәм үсеше күзәтелә. Соңгы 30 ел эчендә зур үзгәрешләр булды, җитди эш алып барыла. Хәзергә Россиядә 4 меңнән артык мәчет исәпләнә, шуларның 1,5 меңнән артыгы – Татарстанда», - диде Татарстан Президенты.


Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, татарлар Россиядә сан ягыннан икенче урында тора. Татар дин әһелләре илдә милләтара һәм диниара татулыкны саклауга зур өлеш кертә. «Бүген дин туган телне, безнең милли гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне саклауга ярдәм итә. Әмма Татарстанда бу эш масштаблырак уздырылса, башка төбәкләрдә әлеге бурыч мәчетләр җилкәсенә төшә. Шуңа күрә без бу мәсьәләләрдә сезгә таянабыз һәм киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек итәчәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.


Татарстан Президенты форум кысаларында каралырга тиешле борчучы мәсьәләләргә аерым тукталды. Беренче чиратта бу – аерылулар саны арту. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ислам ныклы никахлар яклы. Шуңа күрә Татарстан Президенты дин әһелләренә яшь гаиләләр арасында аңлату эшләре алып барырга тәкъдим итте.


"Мәрҗани "Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф" дип язып калдырган. Ә бүген алар динебезне саклый. Без дин аша шушы мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз. Татарстан, Башкортстанда әле боларны хәл итеп була, ә бүтән өлкәләрдә мәчеттән башка бүтән юлы юк. Шуңа сезгә таянабыз. Киләчәктә дә татарлыгыбызны саклар өчен бергә эшләрбез дип уйлыйбыз", – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә.


"Безнең үз җиребез бар. Татар халкына дин Болгарда килде. Бүген Болгар Россия күләмендә ялт итеп тора торган ЮНЕСКОга кергән матур урын. Академия дә, кунакханә дә бар. Анда барып дога кылып безнең җыела торган бер урыныбыз ул. Болгарда бергә җыелып дога кылу үзе бер зур көч. Без Болгарны кешеләргә горурланып күрсәтәбез, югары бәялиләр. Бергә булсак, көчле булабыз. Иртәгә Ходай Тәгалә насыйп итсә, бергә бару мөмкин булачак", – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.


Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин форумда катнашучыларны хәрәкәткә өндәде. “Бары хәрәкәт итү генә куелган максатка ирештерә. Әгәр дә без, мөселманнар, көч куеп тырышмасак, безнең эшләрне беркем башкара алмый. Тамырдан үзгәрешләр түгел, һәрбер эштә алга хәрәкәт итү, сыйфатлы үсеш һәм хәрәкәт мөһим. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Аллаһы каршында иң сөеклесе – аз гына булса да, даими булган гамәл”.


Камил хәзрәт татар дин гыйлеме мәктәбенең Россиядә генә түгел, ә бар ислам дөньясында иң борынгы һәм тәҗрибәле мәктәпләрнең берсе булуын билгеләп узды. Ул барлык классик татар дин гыйлеменең хәнәфи-матуриди мирасында төзелгәнен әйтте. “Мәшһүр татар мөселман галиме Мөхәммәд Морад Рәмзи әл-Казани 1908 елда “татар имамнары һәрвакыт сөнниләр, фикерләүдә матуридилар һәм гамәл кылуда хәнәфиләр булган һәм алар арасында бидгать таратучылар булмаган” дип язып калдырган”, – диде.


Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен, нинди генә һөнәр ияләре булсалар да, бары тик татарлар үзләре генә саклап кала алуын раслап: "Бары туган телдә генә без тулысынча үзебез һәм иң мөһиме Аллаһы Тәгалә белән ихлас була алабыз”, – дип төгәлләде.


Пленар утырышта  Ильяс хәзрәт Җиһаншин да чыгыш ясады. Ул  рухи мирасыбызны өйрәнү һәм саклау мәсәләләренә тукталды. 


"Милләтебез өчен хәзерге вакытта үз мәгарифебезне торгызу, телебезгә, гореф-гадәтләрне, милли үзенчәлегебезгә игътибарны арттыру, тарихыбызны, истәлекле урыннарыбызны барлау зарурлыгы тора", - диеп ассысызклады хәзрәт үзенең чыгышында. 


Тантанага ямь биреп, Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Рөстәм Миңнеханов Ильяс хәзрәт Җиһаншинга татар мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, милли вә рухи тәрбиядә танылган күпъеллык эшләре өчен «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» билгесен тапшырды.


499.jpg


Нинди генә четерекле мәсьәлә килеп чыкса да, Болгар ислам академиясе галимнәре моңа карата үз фикерен әйтергә, җавап бирергә тиеш. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шулай дип белдерде. Бу хакта ул “Корстон” комплексында «Милли тормыш һәм дин» IX бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында әйтте.


Дәүләт Киңәшчесе пленар утырышта ясалган чыгышлардан канәгать калуын белдереп: “Элек ачык дәрес дигән төшенчә бар иде. Бу чын-чынлап ачык дәрес булды. Күңелләргә май булып ята ачык фикерләр. Күп кенә борчулы мәсьәләләр күтәрелде. Бөтен ил буенча бара торган сәясәт белән бәйле мәсьәләләр дә бар”, — диде.


Минтимер Шәймиев Россия тарихында барлыкка килгән бердәнбер Болгар ислам академиясенә зур өметләр баглавын әйтте. “Бер ел инде уку-укыту эшләре бара. Чишәсе мәсьәләләр көннән-көн арта гына бара. Динебездә теләсә кем кереп ревизия ясамасын һәм башка шундый хәлләр булмасын өчен, галимнәребезнең академия алдында киңәшмә советы булырга тиеш. Ислам академиясен тормышка ашырганбыз икән, без шушы мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Нинди генә четерекле мәсьәлә килеп чыкса да, аңа Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә, үз карарларын белдерергә тиеш. Башка органнар да шуңа колак салып эшләргә тиеш. Динне белә торган кешеләр чыгарган карарлар һәркем өчен дә мәҗбүри була ала. Бу барыбызны да борчый. Кайчак ниндидер гаепләүләр, гаделсезлекләр дә күзәтелә, кеше өчен гаделсезлектән дә борчулырак нәрсә булмаска тиеш. Бу галимнәр шурасы бөтен мәсьәләләргә дә бәя бирерлек булуы мөһим”, — дип билгеләде ул.


Аның әйтүенчә, дин, тәрбия юнәлешендә төрле өлкәләрдә башкарыла торган алдынгы тәҗрибәләрне һәркемгә танытырга кирәк.


Минтимер Шәймиев изге Болгар җирен балалар тәрбиясе өчен файдалану зарурлыгына басым ясады. “Программаларын төзеп, балаларны ял иттерү кирәк. Балага нәрсә өйрәтсәң, нәрсә күрсәтсәң, күңеленә шул сеңеп кала. Бала аны гомергә онытмый”, — диде.


Пленар утырыш үз эшен көннең икенче яртысында җомга намазыннан соң дәвам итте, утырыш ахырында татар дин әһелләре гомуми резолюция кабул итте.