Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре VII Әтрәч укуларын уздыруда катнашты

Әлеге республикакүләм чараның төп максаты –халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау.  Тәтеш районының Әтрәч авыллары урнашкан җирләрне хәтта XX гасыр башында да «Мең өйле Шонгаты» дип йөрткәннәр. Андагы халык хәзер дә үзенең тарихи җирдә яшәгәнен онытмый. 


Быелгы Әтрәч укулары да Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Фәннәр академиясе, ТР Дәүләт Советы, Тарих һәм Археология институты вәкилләре, галимнәр катнашында үткәрелде. Укуларның темасы “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дип аталды.


Әлеге җирлектә XII-XIII гасырларга караган зиратта борынгы кабер ташлары саклана. Быел да кайткан кунаклар әлеге каберстанга килеп Коръән укып, күмәк догалар кылу чарасында катнаштылар. Аннары Изгеләр чишмәсе янында мәҗлес уздырылды, дин әһелләре, галимнәрнең чыгышлары тыңланды.


IMG_0092.jpg


Кунакларны Татарстан мөфтие исеменнән дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров сәламләде һәм изге гамәлләр кылуны Рамазан аеннан соң да дәвам итү турында вәгазь сөйләде. Тарихчылардан Наил әфәнде Таиров, Сөләйман әфәнде Рәхимов, Эльмира ханым Сәлахова, археолог Радион әфәнде Хәмзин, “Шонгат” фонды попечительләр советы рәисе, Казандагы “Тәтеш” якташлар җәмгыяте рәисе Харис әфәнде Камалиев чыгыш ясады.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов әлеге чараны оештыручыларга, аерым алганда, Диния нәзарәтенә рәхмәтләрен җиткерде.


IMG_20180618_WA0004.jpg


Җәмәгать белән берлектә өйлә намазы укылды, Кече Әтрәч авылында хәләл Сабантуй үткәрелде. Әлеге укуларны оештыруда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе зур өлеш кертте. Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин киләчәктә укуларда тарихны белү буенча бәйгеләр оештыру тәкъдимен җиткерде.