Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Танылган хоккей осталары мәдрәсәдә ифтар мәҗлесе уздырды

Мәдрәсәдә ифтар мәҗлесен "Ак Барс" хоккей командасы уенчылары Эмиль Гарипов, Альберт Яруллин һәм Рамиль хәзрәт Шәйхиев оештырды.


Мөселманнар өчен сагынып көтелгән, иң кадерле һәм мөкаддәс Рамазан ае ахырына якынлаша. Мәдрәсәдә көн саен үзенчәлекле, күркәм ифтар мәҗлесләре уза. Алар, дин әһелләрен, татар зыялыларын, шәкертләрне һәм башка мөселманнарны берләштерә торган урынга әверелде. Милли рух һәм иман нуры белән сугарылган мул табыннарны күренекле җәмәгать эшлеклеләре, эшкуарлар, атаклы хәйриячеләр, татарның асыл затлары оештыра.


Мәдрәсәдә чираттагы ифтар мәҗлесен "Ак Барс" хоккей командасы уенчылары Эмиль Гарипов, Альберт Яруллин һәм Рамиль хәзрәт Шәйхиев оештырды. Анда танылган спортчыларның туганнары, дуслары, имамнар, күренекле татар зыялылары, мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимнәре катнашты. Кунаклар Татарстанның төрле районнарыннан, хәттә Ульяновскидан да килгән иде.


Ахшам намазы алдыннан Эмиль Гарипов мәдрәсә музеена үзенең Аллаһы вә Сөбханәкә Тәгалә исеме язылган капкачы шлемын бүләк итте. Узган ел Альберт Яруллин үзенең кәшәкәсен музейга тапшырган иде. Ильяс хәзрәт, затлы бүләкне кабул итеп, танылган хоккей осталарына олы рәхмәтләрен җиткерде һәм боз мәйданында яңа җиңүләр, нык сәламәтлек, бәхет-шатлык һәм иман ныклыгы теләде.


0035.jpg


“Гадәттә, җиңү мизгелләре килеп җиткәч, капкачылар да шлемнарын бозга аталар, ә мин ата алмыйм. Чөнки анда Аллаһы исеме язылган. Шуның өчен, хәлиткеч җиңү белән тәмамланган уенның бетүен белдергән сыбызгы тавышы яңгырагач та, бәйрәм итер алдыннан башта шлемымны илтеп куйдым”, - диде Эмиль ифтарга җыелган мөселманнарга.


Авыз ачырга кадәрле вакытны мөселманнар Рөстәм хәзрәт Ясәвиевнең вәгазен тыңлап үткәрделәр. Ул Рамазан аеның сабырлык ае, Раббыбызның рәхмәтенә җитешү ае, гөнаһлардан арыну ае булуы турында сөйләде. Гамәл-гыйбадәтләрне чын күңелдән башкару зарурлыгын искәртте.


Авыз ачу вакыты кергәч, шәкертләр мөселманнарга хөрмә җимешләре һәм сулар өләште. Азан әйтелгәч, җыелган кунаклар авыз ачып ахшам намазы укыдылар һәм мәдрәсә ишек алдында урнашкан чатырга ифтар мәҗлесенә юнәлделәр.


0043.jpg


Мәҗлесне мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт башлап җибәрде. Ул барлык мөселманнарны мәдрәсәдәге ифтарда күрешү белән котлады һәм Рамазан аеның фазыйләтләрен шәрехләде. Бүгенге мәҗлесне оештыручыларга рәхмәт әйтте, кылган гамәлләренең кабул булуын теләде. Ул, намаз әһеле булган, динебез һәм милләтебезгә хөрмәт белән караучы спортчылар безгә бик якын, алар яшь буынга төрле яклап үрнәк булырдай егетләребез диде. "Алар үрнәгендә бер генә зат булса да спорт юлына басып, иман китерсә, Аллаһы Тәгаләгә хөрмәтен белдерсә, әти-әниләренә, якыннарына карата мөнәсәбәтен исламча алып барса, без җәмгыятебезне сафландыру юлында уңышка ирешкән булабыз",- диде Ильяс хәзрәт.


Милли вә дини рухта яңгыраган тәбрикләү сүзләрен, танылган мөселман кардәшләргә, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит хаҗи Мифтахов, Харис хаҗи Камалиев, Татарстанның халык артисты Илсаф, җырчы Нияз Җәләлов җиткерде. Мөселман спортчыларның җиңүләрен чыгыш ясаучылар дәгъвәт белән тиңләделәр. Эмильның уен алдыннан сәҗдәгә китеп алганын һәм Аллаһыдан җиңү сораганын бөтен халык күрә һәм мөселманнарга тагын да хөрмәт белән карый диеп ассызыкладылар. Җырчы Ильяс Халиков мәҗлесне матур мөнәҗәтләр көйләп саләмләде.


0123.jpg

Мәҗлес дәвамында танылган хоккей осталарының иртәгә кече хаҗ сәфәренә юл алачаклары билгеле булды. Мәҗлес кунакларының барысы да Эмиль белән Альбертка уңышлы изге сәфәрләр, иң изге теләкләрен юллап дога кылдылар. Тазалык-саулык, иманлы гамәлләр, яңа үрләр вә җиңүләр теләделәр.