Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә ифтар мәҗлесләре бара

Мәдрәсәдә күркәм ифтар мәҗлесләре дәвам итә. Быел алар, уку йортыбызның иганәчеләре ярдәме белән махсус корылган, барлык уңайлыклары булган Рамазан чатырында үткәрелә.


Рамазан юмартлыгының дәлилилләренең берсе, кешеләрне авыз ачтыру, ифтарлар үткәрү. Шуларны истә тотып милләтебезнең асыл уллары, дин кардәшләр бергә җыелып авыз ачалар һәм тәравих намазлары укыйлар.


Бу юлы ифтар ашын ихтирамлы мөселман кардәшләребезнең берсе - «Каздорстрой» ААҖ генераль директоры Гарипов Равил Касыйм улы уздырды.


Килгән кунакларны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиhаншин каршы алды һәм аларны мәдрәсә китапханәсендә фикер алышырга чакырды.


Мәчетебездә үткәрелгән ифтар мәҗлесе төрле дәрәҗәдәге һәм һөнәрдәге мөселманнарга күрешергә һәм сөйләшеп фикер алышырга мөмкинлек бирде. Бу юлы мәхәлләнең кунаклары бик мәртәбәле иде. Алар арасында Татарстаннның халык артисты Миңгол абый Галиев, Арча районы Урта Курса авылында мәчет торгызган, «ФорсМегаСтрой» оешмасы генераль директоры Вәдүт хаҗи Вафин, «Разумед» медицина үзәге җитәкчесе Рәшит Зөфәр улы Гайнетдинов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид хаҗи Мифтахов, «Шонгат» фондының Попечительләр советы рәисе Харис хаҗи Камалиев, «Татарский» агрохимия үзәге» директоры Әнәс хаҗи Локманов һәм күренекле хәзрәтләр, җәмәгать эшлеклеләре бар иде.


Авыз ачыр алдыннан фарыз залында Равил хәзрәт Бикбаев Рамазан аеның фазыйләтләренә багышланган вәгазь укыды. Ул Рамазан аеның һәрбер көнен бер Аллаһыга гыйбадәт кылып, изге гамәлләрдә үткәрергә чакырды.


0020.jpg


Вәгазь тәмам булгач, догалар кылынгач, мөселман кардәшләр бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп авыз ачты, ахшам намазы укыды.


Ашап, чәй эчкәндә дә, өстәл янында сөйләшүләр дәвам ителде. Мәҗлесне башлар җибәргәндә мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт җыелган мөселманнарга мәдрәсәдә булган үзгәрешләр турында сөйләде. Ул, бу күңелне шатландыра торган яңарышлар тугры юлдан баручылар ярдәме белән башкарыла диеп белдерде. “Милләт, динислам, мәхәллә халкы, шәкертләр мәнфәгатьләрен кайтыртып янып-көеп яшәүче, көчен дә, вакытын да, туплаган, малын-акчасын да кызганмаучы иманлы бәндәләрнең бүген дә барлыгы шатлыклы хәл. Аллаһыга шөкер, туган җиребез олы йөрәкле, киң күңелле, милләт җанлы затларга бай. Безнең мәдрәсәнең химаячеләре мактауга вә хөрмәткә лаек”, - диде җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп. Ул бу эшләрдә вакытын кызганмыйча башлап йөргән Вәдүт хаҗига, кайчан сорасаң да ярдәм кулын сузарга әзер булган Равил хаҗига, мәдрәсә әһелләре исеменнән зур рәхмәтләрне белдерде.


Фәрид хаҗи Мифтахов Равил Касыйм улына милләт алдында күрсәткән олуг хезмәтләре өчен, тирән ихтирам йөзеннән Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.


0040.jpg


Равил хәзрәт, ифтарда катнашучылар алдында чыгыш ясап, Рамазан безнең иманыбызны сыный торган, бәрәкәт, гамәл-гыйбадәт туплый торган ай диде. “Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан күп сөенечле вәгъдәләр бар. Уразасы кабул булса, мөселман кешесе яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр», — диелгән Рәсүлебез галәйһиссәләмнең хәдис-шәрифендә диеп җыелган җәмәгатьне вәгазьләде.


Габдерәүф хәзрәт үзенең чыгышында миллзәтебезнең гореф-гадәтләрен, ана телебезне сакларга, иманыбызда нык булырга чакырды. Шул вакытта гына милләтебезнең киләчәге бар һәм өметле диеп белдерде.


Татарстаннның халык артисты Миңгол абый Галиев милләт язмышы, гыйбадәткә җаның-тәнең белән бирелү кирәклеге турында сөйләде. Ул шәкертләр белән очрашып аларның күңеленә моң салуны дәвам итәчәген дә беркетте.


0055.jpg


Равил әфәнде җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп динислам, милләткә хезмәт юлында бердәм булырга, ифтар мәҗлесләрендә җыелып күрешерергә, сөйләшергә, фикер алышырга, савап гамәлләр туплар өчен кулланырга чакырды.


0065.jpg


Барлык кунаклар да ифтарны оештырган Равил кардәшебезгә рәхмәтләрен әйтеп,, аңа һәм гаиләсенә эшләрендә уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык теләделәр. Мәҗлес Коръән укып, Аллаһы Тәгалә барча мөселманнарга да Рамазан аенда ураза тотарга саулык-сәламәтлек, сабырлык бирсен һәм күберәк изге гамәлләр кылырга, гыйбадәттә булырга язсын дигән теләкләр теләделәр.