Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре Хөснулла ахун Баһаветдин укуларында катнашты

Чирмешән районы Югары Чагадай авылында галим, имам, мәгърифәтче Хөснулла ахун Баһаветдин укулары узды. Анда безнең мәдрәсә әһелләре дә актив катнашты.


1857-1937 елларда яшәгән Хөснулла ахун Баһаветдин хөрмәтенә узган “Дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге“ конференциясенә Самара өлкәсеннән, тирә-күрше шәһәр һәм районнардан, Казаннан галимнәр килгән иде.


Хөснулла ахун Баһаветдин тамырлары Югары Чагадай авылына барып тоташа. Хөснулла Баһаветдин 1857 елда бу авылда дөньяга килгән икән. Өчъеллык мәктәпне тәмамлагач, аны Чыршылы мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Ул татарның атаклы шәхесе, философ, дин галиме Ризаэтдин Фәхретдин белән сабакташ булган.


Ahun-hazrat2.jpg


Олуг хәзрәтнең гомеренең күп еллары Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылы белән бәйле. Хөснулла мулла яңалыкка омтылучы хөрмәтле, абруйлы мөгаллим булуы белән аерылып тора. Ул, дин белән бергә, шәкертләргә тарих, география, математика фәннәре дә укыту методы тарафдары. Хөснулла ахун Ярмәктә үз акчасына кызыл кирпеч заводы салдыра. Янгыннан саклану максатыннан, аның үрнәгендә, биредә өйләрне кирпечтән төзи башлыйлар. Аның вакытында идәндә утырып укулар бетерелгән, биек эскәмияләр куелган, язарга такта эленгән.


DSC_0044(35).jpg


Кунаклар, Хөснулла ахунның кардәшләре, укытучылар, югарычагадайлылар арасында Мәдинә Хәниф кызы Абделгалимова да бар иде. Шушы Югары Чагадай авылында туып-үскән ул, бүген Казанда яши. Чирмешәнгә, туган төбәгебезгә Хөснулла ахунның рухын кайтаруга этәргеч биргән бу ханым чыгыш та ясады.


-Хөснулла ахунның һәм минем бабайлар бертуганнар. Шөкер, без алар йөзенә кызыллык китермәдек, - диде ул. -Хөснулла кардәшебез кебекләр һәр авылда бар, андый шәхесләрне барларга, белергә кирәк. Мөселман динен таратуга, яшьләрне тәрбияләүгә, бу конференцияне оештыруга зур өлеш кертүче, әллә ничә китап та чыгарткан, аларга материаллар туплаган Мәдинә Хәниф кызын район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләү – аңа хөрмәт билгесе булды.


- Заманалар үзгәрде, хәзер без элеккеге, олуг хөрмәткә лаеклы дин әһелләре, аларның мирасы белән күбрәк кызыксына башладык. Хөснулла ахун укулары дәвамлы булсын иде, - дип теләкләр теләде Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин.


IMG-20180326-WA0003.jpg


Конференциядә шулай ук танылган тарихчы, профессор Наил хаҗи Таиров, Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, район мөхтәсибе Минсагир хәзрәт Миншин һәм башка зыялылар, дин әһелләре чыгыш ясады.


DSC_0052(27).jpg


Татарстан Республикасы Диния назәрәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның чыгышы – үгет-нәсыйхәтендә: “Без Аллаһы Тәгалә каршында, әти-әни, туган җир каршында хакыбыз барын онытмыйк. Ир-атлар мәчеткә намазга йөрсен, бу фарыз, тиеш гамәл. Мөмкинлек бар. Исәннәрнең кадерен, мәрхүмнәрнең каберен белик, Коръән укып, дога кылыйк. Бүгенге чара – бик күркәм гамәл“, - диеп җыелган халыкны вәгазләде.


IMG-20180326-WA0010.jpg


Конференциягә килгән кунакларны район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов район турында мәгълүматлар белән таныштырды. Чирмешәндә өйлә намазы укыгач, әлеге мәчет имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов барын да матур чәй мәҗлесенә дәште.