Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Газизулла хәзрәт Бикмуллинны 90 яшьлеге белән котлыйбыз

Мөхтәрәм хәзрәтне мәдрәсә исеменннән Ильяс хәзрәт Җиһаншин котлады. Ул аңа исәнлек-саулык, бәрәкәтле гомерләр, күңел тынычлыгы теләде. Шулай ук аны Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәехразиев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов котлады. Буа мөхтәсибәте исеменнән аны иң изге теләкләр белән Илмир хәзрәт Хәсәнов тәбрик итте.

IMG-20180216-WA0015.jpg

Газизулла хәзрәт безнең мәдрәсәне тәмамлагач ике дистәдән артык ел Мамадыш районы Иске Комазан авылында имам-хатыйб булып эшләде. Хәзер ул туган авылы Казмада тора.

IMG-20180216-WA0017.jpg

Газизулла хәзрәт әле дә һәрдаим безнең мәдрәсә белән тыгыз бәйләнештә тора, олы хәзрәтләр белән бергәләп уздырыла торган чараларда катнаша. Туган уку йортының уңышларына сөенә белә.

IMG-20180216-WA0011.jpg