Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм Фәрид Мифтахов Нурлат районына сәфәр кылдылар

Алар анда Нурлат районы башлыгы Алмаз әфәнде Әхмәтшин белән очраштылар һәм ел саен уза торга спорт ярышларының кунаклары булдылар.

Һәр ел февраль аенда Нурлат районы Чулпан авылы мәктәбендә Валиәхмәтов Раис Солтан улы истәлегенә багышланган волейбол, хоккей буенча турнир оештырыла. Кунаклар арасында Татарстан Республикасыннан кала, Самара, Ульяннан һ. б. өлкәләрдән, Казахстаннан татарлар килгән иде. Оештыру эшләрен үз өстенә авыл мәктәбе директоры Шәяхметов Әнвәр әфәнде, авылдашы һәм каһарманның хезмәттәше Илнур Насибуллин алды. Кунаклар арасында Россия геройлары, район хакимияте вәкилләре бар иде. Ярышарны карарга шулай ук билбау көрәше Халыкара Федерациясенең генераль секретаре Хәбир Хәбибуллин, президенты Рафик Вәлиев тә килгән иде.

Бөтендөнья Татар конгресының Казан бүлеге җитәкчесе, “Нурлат” якташлык җәмгыяте рәисе Фәрид Мифтахов оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел искемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин Ватанны сөю иманнан булуы турында, яшьләрне патриотик тәрбия бирү буенча вәгазь сөйләде.

IMG-20180219-WA0019.jpg

Спорт ярышларында Нурлат, Әлки,Аксубай спортчылары катнашты.

IMG-20180219-WA0007.jpg

Сәфәр барышында Нурлат районы башлыгы Алмаз әфәнде Әхмәтшин белән сөйләшү булды. Май аенда Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинга багышлаган укуларны Кизләү авылында үткәрү планнаштырыла.