Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсәдә Балык Бистәсе районы абыстайлары кунак булды
Район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов безнең мәдрәсәне тәмамлаган имам. Әле дә ул туган уку йорты белән арасын өзми. Мәдрәсәнең беренче курсында Балык Бистәсе районыннан килгән шәкертләр укуы моңа дәлил булып тора.Бу юлы да ул районның иң актив эшләүче абыстайларын җыеп килгән иде. Балык Бистәсе кунаклары мәдрәсә музеенда, библиотекада, уку бүлмәләрендә булдылар. Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт аларны мәдрәсә белән белән таныштырды, алар шулай ук шәкертләр белән аралыштылар.
Рамазан хәзрәт очрашу ахырында Ильяс хәзрәткә, туган уку йорты мөгаллимнәренә зур рәхмәтләрне әйтеп, киләчәктә шушындый чараларның дәвамлы булуын теләде.