Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре Мәрҗанигә багышланган халыкара конференциядә катнашты

Бүген Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россиянең иң зур мөселман галимнәреннән саналган күренекле дин эшлеклесе, татар тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818–1889) тууына 200 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. 2018 елны Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы бертавыштан Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү карарын кабул итте. Әлеге халыкара конференция Мәрҗани елы кысаларында үткәрелә торган мөһим чараларның берсе булып тора. Аның эшендә безнең мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм тарих фәннәре докторы, мәдрәсә мөгаллиме Наил хаҗи Таиров катнаша. Конференциядә танылган галимебез чыгыш та ясыды.

конфер1_IMG-20180219-WA0037.jpg

Конференциядә катнашу өчен башкалага Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган халыкара конференциядә күпсанлы мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында чит ил дин белгечләре һәм шәехләр дә бар. Шулай ук Россия дин әһелләре, Ставрополь крае, Ханты-Манси автономияле округы, Саратов, Самара, Ульян өлкәсе Диния нәзарәте җитәкчеләре, Россия Дини җыены вәкиле, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре, музей мөдирләре катнашты. Пленар утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясады. Шулай ук ТР Президенты каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимованың, Ш.Мәрҗанинең туганы Гөлзада Мостафинаның чыгышлары булды.

IШ_MG-20180219-WA0043.jpg

Конференция кысаларындагы чаралар иртүк башланып китте. Сәгать 10.00-дә кунаклар Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында Ш.Мәрҗанинең каберен зиярәт кылдылар. Бу чараны тәэмин итүдә безнең мәдрәсә шәкертләре дә катнашты. 

DSC01711.JPG

Иорданиянең мәгариф министрлыгы вәкиле Лүай Хәлили Мәрҗани хезмәтләренең әһәмияте турында сөйләде һәм аның бөтендөнья мөселманнарының рухи мирасын баетуда бәһасез өлешен искә алды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кәлам шәрифтән аятьләр укыды. Ахырдан конференциядә катнашучылар кабер янында дога кылды.

конфер2_IMG-20180219-WA0025.jpg

Соңыннан кунаклар Мәрҗани мәчете комплексында булдылар. Аннан конференция үзенең эшен дәвам итте.