Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Безнең мәдрәсәдә татар телле мохит!

Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре буенча дин әһелләре киңәшмәсендә катнашты. Утырыш эшен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды, анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аппараты, мөхтәсибләр һәм мәдрәсә мөгаллимнәре катнашты.

Җыелыш барышында катнашучылар тарафыннан татар телен саклау һәм үстерүгә караган фикерләр һәм тәкъдимнәр яңгырады.

– Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә татар телле мохит булырга тиеш дип саныйм, – дип башлады киңәшмәне Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Шул уңайдан, үзенең эчке һәм тышкы багланышларын, шул исәптән аралашуны һәм эш кәгазьләрен алып баруны, мөфтияткә Татарстан Республикасы эчендә ике дәүләт телендә башкарырга кирәк. Билгеле, әлеге карар Татарстаннан читтәге төрле ведомство һәм партнерлар белән эш итүгә кагылмый.

Киңәшмәдә республика мәчетләрендә татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар” укыту программасын кертеп җибәрү турында карар кабул ителде. Россия ислам институты мөгаллимнәре тарафыннан эшләнгән әлеге программа сынауны уңышлы үтте һәм татар теленә өч айда өйрәтү буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Моннан тыш, Татарстанның барлык мәдрәсәләре “Ислам дине нигезләре” дәреслеге белән тәэмин ителәчәк. Нәзарәтенең тагын бер мөһим башлангычы булып Татарстан Республикасы иҗтимагый урыннарында файдалану өчен дини терминология кертелгән рус-татар һәм татар-рус сөйләүлеген чыгару тора. Тагын мөфти эшчәнлекнең аерым юнәлеше итеп татар телен интернетта пропагандалауны билгеләде: “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан социаль челтәрләрдә мөселманнар арасында мәгълүмати кампания оештырылачак. Ахырдан, киңәшмәдә Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә дә туган телне өйрәнүнең һәм саклауның әһәмияте турында җомга вәгазьләре уку тәкъдиме хупланды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Ринат Закиров җитәкчесе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга чын күңелдән рәхмәт белдереп Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлангычларын хуплады.

Ислам динен кабул итугә 1000 ел исемендәге  мәдрәсәдә татар телен укытуга таләп зур, чөнки шәкертләребез башлыча авыл мәчетләре өчен әзерләнә. Алар татарча матур итеп вәгазь сөйли белмәсә, ата-бабайлар, әни-әбиләр белән аралаша алмаса, әлбәттә, халык арасында үз урыннарын таба алмаячак. Дин әһелләре гомер-гомергә телне саклаучылар булган. Әгәр без милли мохитне, рухны диннән аерабыз икән, аның киләчәге юк. Әйтергә кирәк, баштан ук мәдрәсәдә укыту татарча булды. Мәдрәсәнең беренче остазларыннан мәрхүм Габделхак хәзрәт тә милли рухлы имам иде.

Мәдрәсәдә укулар, эчке рәсми кәгазьләрне язу башлыча татар телендә алып барыла. Гасырлар буе безнең әби-бабайлар укыган китаплар, алар үтәп килгән йола¬лар, матур гадәтләр бездә беренче көннән үк тирән ихтирам белән өйрәнелә һәм саклана килде. Безнең шәкерт¬ләр матур итеп татарча вәгазь сөйләргә беренче курстан өйрәнә. Мәдрәсәбездә беренче көннән үк югары белемле татар филологлары, фән кандидатлары эшләде. Татар теле мөгаллиме Вилдан Ишмөхәммәтов, филолог һәм Көнчыгышны өйрәнүче яшь галим Илшат Гыймадиев, филоло¬гия фәннәре кандидаты, әдәбиятны өйрәнүче галимебез Илһам Фәттахов һ.б. белем бирде һәм бирә.

Татар әдәбиятын өй¬рәнү юнәле¬шендә дә зур эшләр алып барыла. Әдәби әсәр¬ләрне тулысынча уку, шигырьләрне ятлату читкә кагылмый. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Туфан Миңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев кебек олуг әдипләребезнең юбилей чаралары мәдрәсәбездә дә узды, шигырьләр сөйләнде, презентацияләр күрсәтел¬де. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр мәдрәсә белән тыгыз бәйләнештә Туфан ага Миңнуллин торды.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилей көннәрендә шәкертләрнең Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку конкур¬сында илһамланып шигыръ укыганын ишеткәч, сөенеп бетә алмадык, чөнки та¬тар теленең тәмен, бөтен нечкәлекләрен, татарның милли рухын Тукай әсәрләре аша үз күңелләренә иңдерә алган шәкертләрнең киләчәктә милләт асыллары булачагына өметебез ныгыды.

Шәкертләрнең эрудициясен арттыру өчен, аларда дөньяга карата киң фикерләү булдыру өчен халкыбызның күренекле шәхесләрен, имамнарын мәдрәсәгә чакырып, алар белән очрашулар үткәрәбез. Әйтик, татар фәлсәфәчесе Яхъя ага Абдуллин, филология фәннәре докторы Марсель абый Әхмәтҗанов, тарихчы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, атаклы рәссам Нәҗип Нәккаш  катнашында узган җылы күрешүләр яшь буын йөрәгендә якты эз калдырдылар. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр мәдрәсә белән тыгыз бәйләнештә Туфан ага Миңнуллин торды.