Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ильяс хәзрәт Буа мәдрәсәсендә үткән фәнни-гамәли конференциядә катнашты

14 октябрь көнне Буада мәдрәсә ачылуга 212 ел һәм аның совет чорыннан соң рәсми рәвештә эшли башлавына 20 ел тулуга багышланган россиякүләм фәнни-гамәли конференция үттте.   Чарада  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре,  аспирантлар, Буа районы администациясе вәкилләре, Буа мәдрәсәсе тарихы һәм Буа төбәгеннән чыккан мәгърифәтчеләр белән кызыксынучылар катнашты. Безнең  мәдрәсәдән уку йортыбыз җитәкчесе Ильяс хәзрәт һәм иганәчеләр шурасы рәисе Фәрид әфәнде катнашты.

Конференцияне Буа мәдрәсәсе директоры, тарих фәннәре кандидаты Рәшид хәзрәт Маликов ачып җибәрде. Сәламләү сүзләреннән соң ул конференциядә катнашучыларны мәдрәсә тарихы һәм тормышы белән таныштырып узды.

"Аллага шөкер, 1997 елда бик авыр шартларда Буа мәдрәсәсе кабат үз эшен башлап җибәрде. Менә инде 20 ел дәвамында ул үсеп, үзенең файдалы эшчәнлеген алып бара",- диде ул.

Шушы вакыт аралыгында көндезге бүлектә 15 чыгарылыш оештырылып, уку йортын 282  шәкерт тәмамлый. Шуларның 44е дин өлкәсендә төрле дәрәҗәләрдә хезмәт куя.
Бүген мәдрәсәдә 10 мөгаллим, 5 хезмәткәр эшли. Көндезге бүлектә - 29, кичке бүлектә 96 шәкерт белем ала. Шулай ук читтән торып уку бүлегендә - 38, балалар өчен өстәмә белем бирү курсларында - 33, Коръән уку дәресләрендә - 37, мәчет каршындагы курсларда 21 шәкерт. Барысы бергә 254 кеше белем ала.

Конференциядә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның сәламнәрен буалыларга аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин тапшырды.  Ул динебез тормышында алгы сафларда бару һәм белем бирүдә куйган тырышлыклар өчен Буа мәдрәсәсенең директор урынбасары Габдрәүф хәзрәт Хисмәтуллинга һәм остазларына Рәхмәт хатлары, шулай ук укуда уңышларга ирешкән өчен шәкертләргә Мөфти стипендиясен тапшырды.

Конференциядә катнашкан  Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та  үзенгең чыгышында җыелган халыкны Буа мәдрәсәнең юбилей бәйрәме белән котлады.

"Буа төбәге - Яңарыш чоры, дингә ирек бирелгән заманнарда, мәчетләр салырга рөхсәт ителгәч, пионер булды, алдынгы сафларга чыкты",- дип башлады ул үз чыгышын. - Иң беренче төзелгән,  ачылган мәчетләр сездә булды. Шактый вакыт Буа районы Татарстанда иң күп мәхәлләле район булып торды. Дөрес, хәзер аны Кукмара белән Арча районы узып китте, чөнки анда авыллар күп. Әмма әле сезнең, буалылар, Мәскәүне көнләштерерлегегез бар. Мәскәүдә дүрт мәчет, ә сездә җидәү. Мәскәүгә әле сезне куып тотар өчен шактый тырышасы. Сез - Мәскәүне көнләштерерлек Буа! Дин юлындагы эшләрегез дәвамлы, халыкның иманы ныклы булсын",- диде. Мәдрәсәнең яңа биналары төзелешенә ярдәм итәргә кирәклеген аңлатып үтте. Мәдрәсә коллективына, шәкертләргә уңышлар теләде

Кунаклар мәдрәсә белән танышты,  шулай ук Буа мөселман зиратында булып, әлеге уку йортына нигез салучы, белем бирүче остазларның, шулай ук атаклы татар дин эшлеклеләренең каберен зиярат кылып,  аларның рухына багышлап дога укыды.

Бәйрәм тантанасы мул табыннар артында Буа мәдрәсәсе үсешенә Аллаһтан изге догалар кылынып тәмамланды.