Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Вәлиулла хәзрәтне искә алдылар

Көз айларында Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселман зыялалары белән “Якупов укулары”нда очрашып, танылган дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе, бу дөньядан шәһит булып киткән Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алып, аның күпкырлы эшчәнлеген барлау, гыйлеменнән, хезмәтеннән үрнәк алу күркәм традициягә әверелде. Быел әлеге алтынчы мәртәбә үткәрелә.

Конференция эшендә Валиулла хәзрәтнең дуслары, остазлары, укучылары, фикердәшләре катнашты. Араларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, шулай ук ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының баш киңәшчесе Нияз Хәмзин, безнең мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин бар иде.

IMG-20171012-WA0000.jpg

Конференция Коръән укып, Вәлиулла хәзрәт Якуповның рухына дога кылудан башланды. Мөфти урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин әлеге чараны ачып җибәрде һәм аны алып барды: "Вәлиулла хәзрәт хәзерге Россия мөселман өммәтенең иң күренекле шәхесләренең берсе. Дин әһелләре арасында аның хәтле китаплар чыгарган кеше юк әле. Хәзрәт оештырган "Иман" нәшриятына караган китапларның саны меңнән артык һәм алар Россиянең төрле тәбәкләрендәге мәчетләрне мөһим әдәбият белән тәэмин итте. Вәлиулла хәзрәт - татар исламының көзгесе, чөнки ул үзенең китаплары аша өммәтебезне борчыган иң актуаль мәсьәләләрне күтәреп чыкты. Хәзрәт беренчеләрдән булып кадимчелек мирасын яклап чыкты һәм аны асыл ислам кыйммәтләрен саклаучы әһәмиятле чыганак булуын ассызыклый иде. Әбу Мансур әл-Матуридиның китабын да беренче булып бастырды". Журналистлар белән аралашканда Рәфыйк хәзрәт Валиулла хәзрәтнең сайланма хезмәтләрен янәдән бастыру кирәклегенә басым ясады. Хәзрәт фикеренчә, алар хәзерге дин галимнәре өчен өстәл китабына әверелеп, ислам дөньясында барган катлаулы процессларны аңларга ярдәм итә алачак.

Валиулла хәзрәт Якуповның Россия мөселман өммәте үсешенә куйган саллы өлешен мөфти Камил хәзрәт тә билгеләде.

- Изге Коръәндә әйтелә: “Аллаһ юлында шәһид булган мөэминнәрне, үлекләр дип һич тә хисаб итмә! Бәлки алар терекләр һәм Раббылары хозурында ризыкланалар” (Гимран сүрәсе, 169 аят). Валиулла хәзрәт бөтен гомерен татар халкында ислам дине кыйммәтләрен тарату һәм үстерүгә багышлады. Моңа хәзрәтнең яшьләр һәм татар интеллигенциясе арасында алып барган киң колачлы эшчәнлеге, шулай ук вакыфлар системасын үстерү, нәшрияткә караган эшләре мисал була ала. Үлеменә бер көн кала ул Россия ислам университетында ясаган чыгышында татарга дөнья мөселман өммәте үсеше күзлегеннән чыгып бәя биргәндә әйтте: "Дөньябыз шактый вөҗдансыз. Ул файда эзләү, яки китерү ихтыяҗларын канәгатьләндерү кыры. Мондый шартларда татар халкы “сәламәт” милләтчелек хисен үстерергә тиеш”. Шуңа күрә дә Валиулла хәзрәт татарларны диннәрен, туган телен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүгә чакырды.

Камил хәзрәт нәзарәтнең хәзерге күп кенә уңышларында Валиулла хәзрәтнең оештыру һәм агарту эшчәнлегенә караган хәзмәт нәтиҗәсе барлыгын да искә төшерде. "Безнең һәм киләчәк буынның максатлары арасында зыялы дин әһеленең, остазның мирасын өйрәнү булырга тиеш дип саныйм", - дип белдерде мөфти хәзрәтләре.

Әлеге фикерләрне ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та күәтләде һәм РИУ шәкертләренә мөрәҗәгать итеп, аларны Вәлиулла хәзрәтнең хезмәтләре белән, фикерләре белән танышырга өндәде. Ул шулай ук хәзрәткә бәйле хәтирәләре белән дә бүлеште. "Бер юлы мина шалтратып "Йөз дә бер вәгазь" китабын нәшер итүне ашыктыруны сорады. Китап чыгару өчен кирәкле акчалар да табылды дип хәбәр итте. Сизгән кебек...Икенче көнне ул безнең арабыздан китте...Соңгы көненә кадәр нәшрият эшенә бирелгән иде, үзенең дине һәм милләте өчен янып яшәде".

Сәламләү сүзләреннән соң конференция эшендә катнашучылар ислам теологиясе, урта гомум белем бирү учрежденияләрдә мөселманнарның уку-укыту эшчәнлеген оештыру, мөселман яшьләренең җәмгыяттәге роле хакында сөйләште һәм классик ислам белемен Россия чынбарлыгына яраклаштыруга бәйле тикшеренүләре белән бүлеште. Докладлар белән ТР Фәннәр академиясе ислам тикшерүләре үзәге директоры Ринат Патеев, шул ук үзәкнең баш фәнни хезмәткәре Камил Насыйбуллов, КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам һәм ислам мәгарифе үсеше ресурс үзәге баш фәнни хезмәткәре Резеда Сафиуллина Әл-Анси һәм башка белгечләр чыгыш ясады.